? 2026 елда фитр сәдакасы күләме — бер са' 🥣 Бу якынча 3 литрга туры килә. Бу хакта Татар-информга Казандагы «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин хәбәр итте 🕌 Аның сүзләренчә, элек фитр сәдакасы нигездә хөрмә белән бирелгән, ә үлчәү берәмлеге итеп «са'» кулланылган. «Хәзерге тел белән әйткәндә, ул якынча өч литрлы банка күләменә туры килә», – диде имам. Бүген фитр сәдакасын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте билгеләгән тәртип буенча акчалата да түләргә мөмкин. 🤲 Фитр сәдакасы Рамазан ахырында мохтаҗларга ярдәм итү өчен бирелә.