Быел — истәлекле ел: Татарстанда 2026 ел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Чертуш авылында район күләмендә «Ак калфак» оешмасы белән берлектә «Аулак өй‑көрәш» бәйгесе чын бәйрәм булып гөрләде.
Чарага Акьяр, Чертуш, Чаллы башы, Тубылгытау һәм Шахмай авылларыннан командалар җыелды. Барлык биремнәр дә Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган иде, шулай ук кызу һәм мавыктыргыч әдәби көрәш үткәрелде. Иң сөенечле яңалык — бу юлы проектка Тубылгытау авылы яшьләре дә кушылып, бәйгегә яңа сулыш өстәделәр
Яшьләр,бу бәйгенең: мондый форматта узуы ошады.«Аулак өй‑көрәшкә әзерлек вакытында Муса Җәлил иҗатын диярлек тулысынча өйрәндек», — дип уртаклаштылар.
Сәхнә күңелләрне тагын да җылытырлык булды: катнашучылар Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, җыр-бию һәм театраль көчләрен күрсәттеләр. «Бүләгем» шигыреннән «бүләгем» сүзе белән такмаклар әйтеп җырлау белән Акьяр командасы аерылып торды — аларның чыгышы тамашачыларны сок