Найти в Дзене

Көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде

Бүген район Хакимиятендә мөһим эшлекле очрашу узды. Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова халыкны борчыган актуаль сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Бүген район Хакимиятендә мөһим эшлекле очрашу узды. Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова халыкны борчыган актуаль сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Әлеге күчмә кабул итү район халкы өчен зур әһәмияткә ия, чөнки ул турыдан-туры министр белән аралашу һәм үз проблемаларыңны җиткерү мөмкинлеге бирде. Халыкны кабул итүдә министр Ленара Ивановадан тыш район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, халыкка социаль ярдәм күрсәтү Республика үзәгенең Бөре районы буенча филиалы директоры Лариса Рощина һәм районның социаль өлкәдә эшләүче төп оешмаларының вәкилләре да катнашты. Бу күчмә формат, төрле инстанцияләрнең бер урында булуы, гражданнарны борчыган мәсьәләләрне ти

Бүген район Хакимиятендә мөһим эшлекле очрашу узды. Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова халыкны борчыган актуаль сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Бүген район Хакимиятендә мөһим эшлекле очрашу узды. Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова халыкны борчыган актуаль сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Әлеге күчмә кабул итү район халкы өчен зур әһәмияткә ия, чөнки ул турыдан-туры министр белән аралашу һәм үз проблемаларыңны җиткерү мөмкинлеге бирде.

Халыкны кабул итүдә министр Ленара Ивановадан тыш район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, халыкка социаль ярдәм күрсәтү Республика үзәгенең Бөре районы буенча филиалы директоры Лариса Рощина һәм районның социаль өлкәдә эшләүче төп оешмаларының вәкилләре да катнашты. Бу күчмә формат, төрле инстанцияләрнең бер урында булуы, гражданнарны борчыган мәсьәләләрне тиз арада хәл итү яисә аларны тиешле органнарга тапшырып, контрольгә алу мөмкинлеген арттырды.

Конференция залында үткән кабул итү вакытында гражданнар күп төрле сораулар күтәрде. Алар арасында еш кына борчый торган юллар хәлен яхшырту мәсьәләсе, социаль түләүләрне дөрес исәпләү һәм үз вакытында алу, торак мәсьәләләрен хәл итү, даруларга ташламалар рәсмиләштерү һәм алу процедуралары, шулай ук дәүләт хезмәте стажын яңадан исәпләү кебек мөһим темалар урын алды. Һәрбер гражданның мөрәҗәгате игътибар белән тыңланды, кирәкле аңлатмалар бирелде, ә кайбер очракларда тиешле чаралар күрү өчен язма күрсәтмәләр бирелде.

Ленара Иванова гражданнарның борчылуларын игътибар белән тыңлап, аларның сорауларына ачык, конкрет җаваплар бирде. Министрлыкның максаты — халыкка социаль ярдәм күрсәтүне көннән-көн яхшырту һәм аның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән эшне актив алып бару. Мондый очрашулар Хакимият һәм халык арасындагы элемтәне ныгытуга, проблемаларны ачыктан-ачык хәл итүгә мөһим адым булып тора.