! 🔹2026 елның 8 февралендә Яр Чаллы шәһәрендә «Радиоидарәле модельләр (ябык трасса)» категориясендә әлеге мавыктыргыч ярышларның III этабы узды. 🔹Саба муниципаль районыннан «Гимназия» һәм "ОНИКС» берләшкән командасы катнашты. Өстәмә белем бирүнең тәҗрибәле педагогы М.Г. Зарипов җитәкчелегендә балалар үзләренең осталыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. «РЦБ»номинациясендә мактаулы 3 урынны яулаган Чулпан Зарипова Чулпанның нәтиҗәсе аеруча горурлык уятты! Без Зарипова Чулпанның бу мөһим җиңүе белән, шулай ук командада катнашучыларны тырышлыклары, хезмәтләре һәм команда рухы өчен чын күңелдән котлыйбыз. 👍Укучыларга алга таба да уңышлар һәм ярышларның алдагы этапларында тагын да зуррак уңышлар телибез!👏👏👏