Найти в Дзене
Алькеевские вести

Карлар ява тын гына

Карлар ява тын гына, Иртәсен дә, кичен дә. Жирне ак юрганга төрә, Белми чама хисен дә. Бер карасаң, искитмәле Табигатьнең хикмәте. Кышын карлары мул булса, Җәен булыр икмәге. Әйтерсең лә йомшак юрган Җир өстенә түшәлә. Теләсәң, җәяүләп атла, Булдыралмасаң, мүкәлә. Бар җиһанны ап - ак төскә Буяп куйды ак карлар. Шушы аклыкка сокланып Атласын сөйгән ярлар. Җир өстендә күбрәк булсын Шушы кардай ак төсләр. Аклык-сафлыклар кимесә, Жирдә кешеләр нишләр? Кышкы кичләр, изге хисләр Бизәп торсын күңелне. Ак төскә төренеп яшәү. Олы бәхет түгелме?! Ирек Билалов.Казан. | 📰Новости Алькеевского района📸 MAX-канал - подпишитесь. Вконтакте - подпишитесь. Сайт - посмотреть.

Карлар ява тын гына

Карлар ява тын гына,

Иртәсен дә, кичен дә.

Жирне ак юрганга төрә,

Белми чама хисен дә.

Бер карасаң, искитмәле

Табигатьнең хикмәте.

Кышын карлары мул булса,

Җәен булыр икмәге.

Әйтерсең лә йомшак юрган

Җир өстенә түшәлә.

Теләсәң, җәяүләп атла,

Булдыралмасаң, мүкәлә.

Бар җиһанны ап - ак төскә

Буяп куйды ак карлар.

Шушы аклыкка сокланып

Атласын сөйгән ярлар.

Җир өстендә күбрәк булсын

Шушы кардай ак төсләр.

Аклык-сафлыклар кимесә,

Жирдә кешеләр нишләр?

Кышкы кичләр, изге хисләр

Бизәп торсын күңелне.

Ак төскә төренеп яшәү.

Олы бәхет түгелме?!

Ирек Билалов.Казан.

| 📰Новости Алькеевского района📸

MAX-канал - подпишитесь.

Вконтакте - подпишитесь.

Сайт - посмотреть.