Кешегә җаманлык иткән кешенең җаманлыгы үзенә кайтыр, кайдан килгәнен дә белми калыр. Усал кешеләр бүтәннәрне мыскыл итсә, үз усаллыклары үзләренә зыян китерер. Җакшы кешеләрнең бәлаләренә сөенгән кеше үзе бәла күрә. Җакшылык иткән кешегә Ходай кайтарыр, җакшылык илдә калмас. Җакыныңны рәнҗетеп теләк теләсәң, синең җазыгыңны Ходай кичермәс. Үз күңелендә кешегә үпкә тоткан кеше: “Җазыгымны кичер!” - дип, Ходайдан ничек итеп теләсен? Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/akshylyk-ild-kalmas