Әйе, хуҗасын сагына ул. Тик хуҗасы инде кайтмас җирдә... Кичә, 8 февраль иртәсендә Түбән Әлморза авылында яшәүче 65 яшьлек Әсхәт Камалетдинов өе белән бергә бакыйлыкка күчә. Төнлә чыккан янгынны күрүче булмый. Күршеләренең сүзенә караганда, иртәнге 4 ләр тирәсендә өй эче, аның түбәсе инде янып беткән була. Бүген исә йорт урынында күмерләнгән бүрәнә өемнәре, алар уртасында әнә шул ялгыз мич кенә утыра. Бүрәнәләрдән төтен пыскый. Нигез җылысын сакларга теләгәндәй, сүнеп бетә алмый алар. Без барганда, авылдашлар Әсхәт Зиннәт улын күмәргә әзерләнү мәшәкатьләре белән мәшгуль иделәр. Бертавыштан: – Беркемгә зыяны тимәгән, акыллы, юаш кына кеше иде. Яшьрәк вакытта Юхмачы урманчылыгы оешмасында, соңрак Димитровградка йөреп эшләде. Пенсиягә чыккан иде. Менә озак еллар рәхәтен күрергә генә язмаган. Урыны җәннәттә булсын, – дип көрсенде алар. | 📰Новости Алькеевского района📸 MAX-канал - подпишитесь. Вконтакте - подпишитесь. Сайт - посмотреть.