Найти в Дзене
Мамадыш Online

Бу шигыремне Ишки авылында туып-үсеп, гомер ахырына кадәр анда яшәгән, күп еллар Ишки мәктәбендә директор булып эшләгән, 43 ел гомерен

балалар тәрбияләү һәм укытуга биргән, югары сыйныфта укучы егетләрне Армия сафларында хезмәт итүгә әзерләгән, РСФСРның "Мәгариф отличнигы",әтием, Хузеев Мубарак һәм 20 ел гомерен авыл халкының сәламәтлеген саклауга, 20 ел гомерен мәктәп балаларына китап укуга мхәббәт тәрбияләүгә биргән әнием, Хузеева Лирага багышлыйм. Авыр туфраклары җиңел булып, урыннары җәннәттә булсын, Ходаем! 🙏 Сагыш Утыр идең, әни, табын түрләрендә, Эчәр идек чәйләр без сөтләп. Әкрен генә, көлә-көлә миңа Авыл яңалыгын сөйләр идең тәмләп. Әти керер иде ишек ачып, Чәең эчәр иде кулыңнан. Гадәттәгечә аны тиргәр идең: "Тамагың туяр иде утырсаң! " Иң бәхетле вакыт - әти-әни исән, Алар өчен һаман син - бала. Кунак итә алар сине сөеп... Вакыт үтә... сәхифәләр кала... Төштә һаман икесе дә исән, Икесе дә матур, сөйкемле... Уянасы килми... күзем ачам... Сагыш баса тагын кү ✅ Подписаться l Мы в Max

Бу шигыремне Ишки авылында туып-үсеп, гомер ахырына кадәр анда яшәгән, күп еллар Ишки мәктәбендә директор булып эшләгән, 43 ел гомерен балалар тәрбияләү һәм укытуга биргән, югары сыйныфта укучы егетләрне Армия сафларында хезмәт итүгә әзерләгән, РСФСРның "Мәгариф отличнигы",әтием, Хузеев Мубарак һәм 20 ел гомерен авыл халкының сәламәтлеген саклауга, 20 ел гомерен мәктәп балаларына китап укуга мхәббәт тәрбияләүгә биргән әнием, Хузеева Лирага багышлыйм. Авыр туфраклары җиңел булып, урыннары җәннәттә булсын, Ходаем! 🙏

Сагыш

Утыр идең, әни, табын түрләрендә,

Эчәр идек чәйләр без сөтләп.

Әкрен генә, көлә-көлә миңа

Авыл яңалыгын сөйләр идең тәмләп.

Әти керер иде ишек ачып,

Чәең эчәр иде кулыңнан.

Гадәттәгечә аны тиргәр идең:

"Тамагың туяр иде утырсаң! "

Иң бәхетле вакыт - әти-әни исән,

Алар өчен һаман син - бала.

Кунак итә алар сине сөеп...

Вакыт үтә... сәхифәләр кала...

Төштә һаман икесе дә исән,

Икесе дә матур, сөйкемле...

Уянасы килми... күзем ачам...

Сагыш баса тагын кү

Подписаться l Мы в Max