» 🛷2026 елның 7 февралендә Мамадышта бөтен илдән катнашучыларны һәм кунакларны җыйган унынчы «SUNNYФЕСТ-2026» Бөтенроссия креатив чана фестивале узды. 🛷Конкурс актив ял яратучыларны һәм стандарт булмаган чишелешләр фанатларын берләштерә. Һәр катнашучы үзенең оригинальлеге һәм матурлыгы белән таң калдыра торган уникаль чана булдырырга омтыла. 🛷Саба районыннан «Яшьлек» яшьләр үзәге фестивальдә актив катнашты. Саба районының «Җиңү канатлары» исемле чанасы жюриның махсус бүләген алды. 🛷"Итекле хоккей" бәйгесендә Саба җыелма командасы 🥉 урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!👍👍👍