Районның үзәк мәчетендә изге ай алдыннан очрашу булды. Рамазан аенда ураза тоту шартлары, таләпләре, файдасы турында Үзәк мәчеттә дини белем алган шәкертләр чарада актив катнашты. Сынау ае үзенчәлекле, аны белү өчен шәкертләргә сорау бирү форсаты тиде. Дини уку төркемнәре мөгалимәләре Гүзәл Камалтдинова, Филзә Шәйхәйдарова, Җәмгыя Хәмәтова, Зөлфия Гарифуллина чараны телмәр тоту, сорауларга җавап бирү һәм шәкертләрнең аерым чыгышлары рәвешендә үреп алып бардылар. Тәквалар исәбендә, ягъни беркемгә дә зыян китермәс, җаны-тәне белән Аллаһка ышанучылар рәтендә булу өчен һәр кеше үз өстендә эшләргә тиешлеге чарада сызык өстенә алынды. Рамазан аенда мохтаҗларга бирелергә тиеш фитыр-садакасы турында тукталдылар. Ул ата-анага, үз балаларыңа бирелми. Әмма мохтаҗлыгы булган туганнарга бирергә мөмкин.Бу садаканы мохтаҗларга, яисә фитыр-садакасы өчен аерым булдырылган тартмага мәчеттә салырга мөмкин. Чөнки ул мохтаҗлар өчен кулланыла. Гомумән бу садака мохтаҗларга Ураза гаете алдыннан шатландыр