6 февральдә Яңа Юл авылының тыл хезмәтчәне Хәйбуллина Рауза Кыям кызына 95 яшь тулды. Рауза Кыям кызы 1931 елның 6 февралендә Кама Тамагы районы Кыртапа авылында туа. 1936 елда аларның гаиләсе Югары Ослан районы Брек авылына килеп урнаша, анда мәктәптә җиде сыйныфны тәмамлый. Сугыш башланганда Рауза апага 10 яшь була. Ирләр барысы да фронтта, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар кала. Яшь кыз, барлык яшүсмерләр кебек үк, эшкә йөри, гаиләдә ул өч баланың өлкәне. Рауза көндез укый, ә төнлә амбарларда эшләп, ашлык сугалар, орлыкларны сортларга аералар. Ә җәйләрен урып-җыюга күп көчләрен кертәләр, басуда башак җыялар, җигелгән үгезләрдә салам ташыйлар һәм аны эскертлиләр. Язын Майдан авылына чәчүлек орлык алырга җәяү барганнарын хәтерли ул. Сугыш бетүе бер яктан шатлык булса, ә икенче яктан әтисез калулары авыр хәсрәт була. Сугыштан соң 1949 елда Тәмте училищесын тәмамлый. 1951 елда Казанга китеп, 1956 елга кадәр эшли һәм туган авылына кайта. Күрше авыл егете Хәйбуллин Рәшит Рәхмәтулла