Казан кунагы, Каенсар авылы турында китап чыгарган фән эшлеклесе Фәйзелхак Ислаев китапханәдә фән көне уңаеннан үткәрелгән "Серләр дөньясына сәяхәт" очрашуында Расих Галимҗановны якын итеп, яратып кочаклады... Расих туган авыл, аның табигате, урман, кырлары турында, бер кайтасым килә дип, үзәкләрне өзеп җырлады... Профессор, күп авыллар тарихын язган, күп шәхесләрне күргән, 80 яшенә җиткән Фәйзелхак ага Расихка: "Синең җырлавың матурланганнан матурлана бара! Яшәрә барасың!", - дигән бәяне биреп, без бер-беребезне 30 еллап беләбез, дип, кулларны кысып, кочаклап, чын күңеленнән рәхмәт әйтте.