💝 🎀Бала туу — үзе зур шатлык. Атна-ун көн арасында бала чиркәүдә чумылдырыла, аңа исем кушыла. 💬«Элек ул көнне нинди изгенең искә алына торган көне, шуның исемен балага биргәннәр. Монда үрсәни, үрсәти дә катнаша. Бала тапкач та хатын-кызның кырык көнгә кадәр тазарыну вакыты була. Кырык көн узгач, хатын-кызга чиркәүдә иманнар укыла. Шуннан соң гына ул чиркәүгә керә ала. Элек чиркәүләр булмаганда да, баланы чумылдырмый калдырмаганнар, иман укый белгән әбиләргә барганнар», — дип сөйләде Зәй районының урта Багарж авылында яшәүче Федора Краснова. Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/etnografichsekaya-mozaika/bala-tuu-belan-baile-iolalar