? Ураза тотуга әзерлекне кимендә ике атна алдан башлау яхшы. Иң беренче, кофеин, кара чәй һәм шикәрне, җиңел углеводларны (камыр ризыкларын һ.б.) киметегез. Рацион баланслы булсын: аксым, катлаулы углевод, май һәм клетчатка ашагыз, шулай иткәндә организмга кирәкле макро-, микронутриентлар туплана тора. Рамазан аенда су балансын саклау кыенрак. Ә су җитәрлек эчелмәсә, хәлсезлек, баш авыртулар еш булачак. Шуңа су эчәргә өйрәнәбез һәм хәзердән үк суны кимендә 1,5–2,5 л эчә башлыйбыз. Көндәлек ашау режимын да көйләү мөһим. Башта 3 тапкыр гына ашауга күчегез, капкалап йөрүләрне онытыгыз. Аннары әкеренләп интерваллы туклану режимына күчегез, ягъни кичке аш белән иртәнге аш арасы 16–18 сәгать булсын, кичке ашны иртәрәк ашый башлагыз. 📌 Рамазан аенда туклануга бәйле сорауларга нутрициолог Чулпан Мөслихова җавап бирде 👇🏻 https://vatantat.ru/news/nutriciolog-culpan-moxlisova-uraza-vakytynda-bas-avyrtmasyn-disagez-bally-rizyklar-asamagyz-112040