Ул – бер үк вакытта гипстан фигуралар коючы, укытучы, тегүче, компьютер төзәтүче, ремонтчы, спортчы, мотоциклчы һәм гитарачы. Никадәр һөнәргә ия ул! Мин аны гипстан фигуралар коючы буларак кына белә идем, ә әңгәмә барышында, һөнәрләре, шөгыльләре турында ишеткән саен, соклануым артты. Галия Камалова гипстан фигуралар коючы, физика-информатика укытучысы, тегүче һәм компьютер төзәтүче, туйларга казлар пешерүче, электрчы, спортчы, мотоциклчы, гитарачы... Галия Минкирам кызы һөнәре буенча физика-информатика укытучысы. Ул мәктәптә укыганда ук тегү теккән, утызимәнлеләр аны шул яктан да белә. Компьютерлары, ноутбуклары ватылган авылдашлары да остага мөрәҗәгать иткән. Нәселдән килгән осталык -Тегүчелек нәселдән киләдер, әнием тегүче иде. Сугыштан соңгы елларда бабай да халыкка киемнәр теккән дип сөйли әби, - дип хатирәләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем. – Тагын бер шөгылем – туйларга казлар пешерү. Әлмәт районында яшәгәндә мондый эшне дә башкарып карадым. Уты төнге 1дә, 2дә сүнә Якташыбыз Чи
Чирмешәннән Галия Камалова тәрәзәсендәге утлар төнге 1дә, 2дә генә сүнә
6 февраля6 фев
2
2 мин