Бүген Саба шифаханәсе баш табибы Йосыпов Марат Рафаэль улы 8 хезмәткәргә яңа фатир ачкычлары тапшырды. Йорт социаль ипотеканың республика программасы кысаларында ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы катнашты. Бу авыл җирендә квалификацияле белгечләр җәлеп итүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «аренда торагы» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Саба муниципаль районы башлыгына хезмәткәрләребезгә ярдәм иткәне һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашканы өчен рәхмәт белдерәбез. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Саба үзәк район хастаханәсе үсүен һәм халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүен дәвам итәр дип ышанабыз. Саба шифаханәсе
Бүген Саба шифаханәсе баш табибы Йосыпов Марат Рафаэль улы 8 хезмәткәргә яңа фатир ачкычлары тапшырды
2 дня назад2 дня назад
~1 мин