? - Күп керәшен авылларында священниклар юк. Үлгән кешене отпеваниесез генә озаталар. Бу очракта үлегә «разрешительная молитва» куйсаң ярыймы? Җавапны Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе Изге Николай чиркәве настоятеле, иерей Димитрий әтей Сизов бирә. - Ярый. Әмма ул үзеннән үзе бернәрсә дә хәл итми. Ә отпевание буенча түбәндәгеләрне әйтергә телим. Чынлап та, күп кенә керәшен авылларында священниклар юк, әмма күмү йоласын үтәү өчен аны чакырырга кирәк. Мин күп авылларда түбәндәге картинаны күзәтәм: үлгән кешене соңгы юлга әбиләр озата, кайчагында үзләре дә эчтәлеген аңламыйча, нәрсәдер укыйлар. Хәзер заманалар башка, Чиркәүне кысрыклаулар юк. Священник чакыртмаган очракта, бары тик ялкаулык һәм битарафлык кына керәшеннәр өчен аклану булачак. 📸: Алиса Ахметшина 📲Безнең Telegram | Без МAXта