Тынып калган барлык дөнья, Шаярынмый хаттә җитез җил. Буран салган ак юрганын ябынып, Рәхәтләнеп йоклый арган җир. Сукмакларга салган кар көртләре Җемелдиләр, күзләр камаша. Ак шәл япкан агач башларына Сәйлән сипкәнмени, тамаша! Атлаганда, аяк асларында, Шыгыр-шыгыр килә ап-ак кар. Бураннан соң туган хозурлыкка, Шатланалар хаттә чыпчыклар. Чырык-чырык килеп, чыркылдашып, Сөйләшәләр гүя үзара: - Тиздән җылы яз да килеп җитәр. - Салкын кыш та үтеп бара. Ә кыш, гүя бар дөньядан көлеп, Сибеп ала карны яңадан. Бирәчәк ул безгә, һич шикләнмим, Әле челлә салкын, әле карлы буран. Фирая Әхмәтова ✅ Подписаться l Мы в Max