Сәнгать атналыгы кысаларында балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы ИлфатХәйдәров “Сувенир” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре эшләреннән күргәзмә оештырды. Сәнгать атналыгы кысаларында балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы ИлфатХәйдәров “Сувенир” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре эшләреннән күргәзмә оештырды. Күргәзмә залына аяк баскан һәр кеше, чынлап та, бер серле дөньяга эләккәндәй тоя үзен. Чөнки монда тәкъдим ителгән һәр эш – ул гади генә түгел, ә балаларның зур осталык, сабырлык һәм, әлбәттә, эчкерсез мәхәббәт белән иҗат иткән эзләре. Әлеге күргәзмәнең төп игътибар үзәгендә – агачка уеп ясау һәм агачны яндырып рәсемнәр төшерү сәнгате. Бу, чынлап та, мавыктыргыч процесс булганлыктан гына түгел, ә аерым сабырлык, гаҗәеп игътибарлылык һәм зур осталык таләп итүче, югары дәрәҗәдәге сәнгатьнең бер төре. Яшь осталар монда үзләренең кул эшләре белән югары ихласлык һәм иҗади яктан аерылып торучы экспонатларын тәкъдим иттеләр. Күргәзмәдәге эшләрнең темалары һәм стильләре – гаҗәеп