Сәнгать атналыгы кысаларында балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы Илфат Хәйдәров “Сувенир” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре эшләреннән күргәзмә оештырды. Күргәзмә залына аяк баскан һәр кеше, чынлап та, бер серле дөньяга эләккәндәй тоя үзен. Чөнки монда тәкъдим ителгән һәр эш – ул гади генә түгел, ә балаларның зур осталык, сабырлык һәм, әлбәттә, эчкерсез мәхәббәт белән иҗат иткән эзләре. Күргәзмәдәге эшләрнең темалары һәм стильләре – гаҗәеп бай һәм төрле. Монда син табигать мотивлары, милли бизәкләр, хәтта сәер һәм серле образлар да таба аласың. Һәрбер “әсәр” – ул уникаль. Алар авторларның эчке дөньяларын, аларның карашларын, иҗади күзаллауларын һәм, иң мөһиме, чын һәм эчкерсез хисләрен чагылдыра. Агачның табигый матурлыгын оста кулланып, яшь рәссамнар аны тормыш, хыял һәм мөмкинлекләр тулы бер дөньяга әйләндергәннәр. Тулырак...