Туып-үскән авылында гомер иткән кешеләрне үз ягы ватанпәрвәре дип билгеләп була. Сирәкләргә мондый язмыш насыйп була. Кем бәхетен кайда таба инде. Яңа Балтач авылында яшәүчеләрнең берсе Рәлифә Мөхәмәтгаян кызы Нурисламова бәхетен туган җирендә тапкан. Гашия Миңнегали кызы һәм Мөхәмәтгаян Гыйльмияр улы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала ул. Биш балаларын Гыйльмияровлар эшсөярлек мохитендә тәрбиялиләр. Өлкән бала буларак, әти-әниләре эштә чакта Рәлифә туганнарына күз-колак. Һәркайсын тәрбияләүдә тиргәп түгел, ә үрнәк биреп кыз үз өлешен кертә. Апа фикере һәрчак игътибар үзәгендә була. Үзе иртә кул арасына керә, колхозда сарык фермасында хезмәт юлын башлый. Яшьләрнең тормышы үз кануннары буенча бара. Сөю хисе берәүне дә урап үтми. Өч ел очрашып йөргәннән соң Мәдехәт Нурисламов белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Гаилә егет туып-үскән йортта яши. Илаһи моң өстәп дүрт бала якты дөньяга килә. Кайнана Хәнифә Мөхәмәтшәих кызы, өлкән буын вәкиле буларак, балаларны караша. Килене әйт