Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия экспорт үзәге (ВЭБ.РФ төркеме) генераль директоры Вероника Никишина белән очрашты. Очрашуда республика предприятиеләренә ярдәм итү, Татарстан продукциясен тышкы базарларга чыгару һәм экспортны үстерү мәсьәләләре каралды. 📊 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан экспорты 110,56 млрд сум тәшкил итте. Бу уңышка ирешүдә Россия экспорт үзәге белән хезмәттәшлек мөһим роль уйный. 📍 Казанда Россия экспорт үзәгенең вәкиллеге ачылды — бу экспортка юнәлгән бизнес өчен яңа мөмкинлекләр ача.