Найти в Дзене
Кряшены

❄️ШИГЪРИ МИЗГЕЛЛӘР

❄️ Күңел белә Күңел белә, язга ерак түгел, Ачык зәңгәр күкне күзли күңел. Челтәрләнгән кар өемен эзләп, Эчтән генә матур бер көй көйләп. Җылы керә кышкы кием аша, Тоясыңмы, диеп, аяз көнне. Шушы йомшак килер яз җылысы, Йә, әйтегез, җилкендерми кемне?! Чана юллары да әкрен генә Соргылт төскә кереп, төсен җуя. Тузына да февраль, ул юлларны, Тагын ап-ак көрткә өеп куя. Ә күңелдә туган язгы хисне Инде берни китә алмый күмеп. Иренеп кенә түбә кыегыннан Тамып торган тамчыларны күреп. 📖Георгий Ибушев 📸: Алиса Ахметшина #арусүз #шигъримизгелләр 📲Безнең Telegram | Без МAXта

❄️ШИГЪРИ МИЗГЕЛЛӘР❄️

Күңел белә

Күңел белә, язга ерак түгел,

Ачык зәңгәр күкне күзли күңел.

Челтәрләнгән кар өемен эзләп,

Эчтән генә матур бер көй көйләп.

Җылы керә кышкы кием аша,

Тоясыңмы, диеп, аяз көнне.

Шушы йомшак килер яз җылысы,

Йә, әйтегез, җилкендерми кемне?!

Чана юллары да әкрен генә

Соргылт төскә кереп, төсен җуя.

Тузына да февраль, ул юлларны,

Тагын ап-ак көрткә өеп куя.

Ә күңелдә туган язгы хисне

Инде берни китә алмый күмеп.

Иренеп кенә түбә кыегыннан

Тамып торган тамчыларны күреп.

📖Георгий Ибушев

📸: Алиса Ахметшина

#арусүз #шигъримизгелләр

📲Безнең Telegram | Без МAXта