Найти в Дзене
Мамадыш Online

Көне буе бүген, бертуктамый

, Ходай карны ишеп-ишеп бирә. Гүя юрган яба бар җиргә ул, Кар астында калган якын-тирә. Буранлап та ала, җил шаяртып Үткән чакта агач башыннан, Аннан тагын тына, әйтә кебек җилгә: "Тынычлан син, алай шашынма! Кар юк быел, диеп уфтандыгыз, Таулар өйдем кардан, ниһаять. Инде хәзер, җитәр кар күп, дисез, Кеше кайчан булыр канәгать?! " Әле тынып, әле дулый-дулый, Ак биләүгә били, Ходам, җирне. Ачуланып кайчак дуласа да, Шәфкатеннән аермый ул безне! Фирая Әхмәтова ✅ Подписаться l Мы в Max

Көне буе бүген, бертуктамый,

Ходай карны ишеп-ишеп бирә.

Гүя юрган яба бар җиргә ул,

Кар астында калган якын-тирә.

Буранлап та ала, җил шаяртып

Үткән чакта агач башыннан,

Аннан тагын тына, әйтә кебек җилгә:

"Тынычлан син, алай шашынма!

Кар юк быел, диеп уфтандыгыз,

Таулар өйдем кардан, ниһаять.

Инде хәзер, җитәр кар күп, дисез,

Кеше кайчан булыр канәгать?! "

Әле тынып, әле дулый-дулый,

Ак биләүгә били, Ходам, җирне.

Ачуланып кайчак дуласа да,

Шәфкатеннән аермый ул безне!

Фирая Әхмәтова

Подписаться l Мы в Max