Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Арумысыз, карендәшләр

?!💙 ❄️Әй кар яуды...❄️ Әй кар яуды тышта, Әй кар яуды, Уйнап яуды, яуды буранлап. Чаналарын алып, бала-чага Ташып чыкты, чыкты урамга. Бала-чага сабан туе тышта, Әй шуалар чишмә юлыннан, Итек буе малай елап кайта, Әллә туңган, әллә егылган. Сабый яше үзенең дөньясына Алып кайтты шушы минутта... ...Әнкәй минем Туңган кулларымны Тыны белән өреп җылыта... Егор Уткин📖 📸Фотода Алан-Полян авылыннан Лариса Кибякова😍 📲Безнең Telegram | Без МAXта

Арумысыз, карендәшләр?!💙

❄️Әй кар яуды...❄️

Әй кар яуды тышта,

Әй кар яуды,

Уйнап яуды, яуды буранлап.

Чаналарын алып, бала-чага

Ташып чыкты, чыкты урамга.

Бала-чага сабан туе тышта,

Әй шуалар чишмә юлыннан,

Итек буе малай елап кайта,

Әллә туңган, әллә егылган.

Сабый яше үзенең дөньясына

Алып кайтты шушы минутта...

...Әнкәй минем

Туңган кулларымны

Тыны белән өреп җылыта...

Егор Уткин📖

📸Фотода Алан-Полян авылыннан Лариса Кибякова😍

📲Безнең Telegram | Без МAXта