🤩 🌇Фестиваль елдан-ел киң колач җәя. Катнашучы командалар, фестиваль кунаклары да елдан-ел арта. Әлеге фестиваль «Татарстанда Кыш» проектының бер өлеше булачак. Юбилей уңаеннан иң креатив чаналар өчен 50 мең сумлык махсус номинация булдырылган. Төп ярышлар биш номинациядә узачак. «Быелгы фестиваль Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган. Чанада шуу бәйрәме тәүге мәртәбә Республиканың яшьләр аграр оешмасы, туристлык комитеты, Мамадыш хакимияте тарафыннан оештырылган иде. Ул матур гадәткә әверелде, быел инде унынчы мәртәбә үткәрелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре бәйрәмгә чакырылды. Концерт булачак, олылар һәм балалар өчен уеннар әзерләнде, ярминкә эшләячәк. Приз фонды – 300 мең сум. Урамнар һәм территорияләр чистартылды, автомобильләрне куеп тору мөмкинлекләре тудырылды» , – дип хәбәр итте Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе 💫Артур Ефимов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын
🛷✨«Үзенчәлекле чаналар, уеннар, ярминкә»: Мамадыш 7 февраль көнне 10нчы тапкыр «SunnyФЕСТ» фестиваленә әзерләнә
4 февраля4 фев
1
1 мин