Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Кәче авылыннан Фәрит Хәлилов әледән әле спорт ярышларында катнашып тора

Менә әле яңа Казанда 3км йөгерүдә 70 яшьлек ветераннар арасында 1нче урынны алып кайтты. Котлыйбыз! Фәрит Хәлилов яшьтән йөгерү, спортның башка төрләре белән дә  шөгыльләнә. Редакциягә кунакка чакырып, бер сөйләшеп тә утырган идек. Узган ел 70 яшь тулды.      🏊 ⛷🚶“Кышын бассейнга йөрим. Спорт белән бергә атлыйм. Гел хәрәкәттә. 1нче разрядлы чаңгычы да әле мин. Ел саен Казанда үткәрелә торган марафонда катнашам. 21 км, 100 м, 42 км, 200 м араларны спорт йөреше белән уңышлы үтәм. Ә Кәчедә үз хуҗалыгымда төзү эшләре дә алып барам. Йорт салдым. Спорт-хуҗалык эшләре, атнага бер тапкыр мунча. Яшәү рәвеше шундый".

Кәче авылыннан Фәрит Хәлилов әледән әле спорт ярышларында катнашып тора.

Менә әле яңа Казанда 3км йөгерүдә 70 яшьлек ветераннар арасында 1нче урынны алып кайтты. Котлыйбыз!

Фәрит Хәлилов яшьтән йөгерү, спортның башка төрләре белән дә  шөгыльләнә. Редакциягә кунакка чакырып, бер сөйләшеп тә утырган идек. Узган ел 70 яшь тулды.

 

   🏊 ⛷🚶“Кышын бассейнга йөрим. Спорт белән бергә атлыйм. Гел хәрәкәттә. 1нче разрядлы чаңгычы да әле мин. Ел саен Казанда үткәрелә торган марафонда катнашам. 21 км, 100 м, 42 км, 200 м араларны спорт йөреше белән уңышлы үтәм. Ә Кәчедә үз хуҗалыгымда төзү эшләре дә алып барам. Йорт салдым. Спорт-хуҗалык эшләре, атнага бер тапкыр мунча. Яшәү рәвеше шундый".