Күптән түгел Иске Балтач тернәкләндерү үзәге филиалы тәрбияләнүчеләре “Романтик” яшүсмерләр клубында кунакта булды. Бу очрашу балалар күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырды. Бүгенге көндә яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе аеруча актуаль. Милли кыйммәтләрне саклау, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү – җәмгыять алдында торган мөһим бурычларның берсе. Әлеге юнәлештә Балтач районында актив эш алып барыла. Күптән түгел Иске Балтач тернәкләндерү үзәге филиалы тәрбияләнүчеләре “Романтик” яшүсмерләр клубында кунакта булды. Бу очрашу балалар күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырды. Яшьләр белән эшләү буенча белгеч Эльза Исламова балаларны клубның бүгенге тормышы белән таныштырды. Ул “Барс” хәрби-патриотик клубы һәм “Яшь армиячеләр” бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте турында җентекләп сөйләде. Бу хәрәкәтләр яшьләрдә ватанга мәхәббәт, гражданлык җаваплылыгы, дуслык һәм бердәмлек хисләрен тәрбияләүгә юнәлтелгән. Эльза Исламованың сүзләреннән со