Найти в Дзене
Саба таңнары

⛷Олимпия чемпионы "Николай Круглов Кубогы"на биатлон буенча төбәкара ярышлар

🏆31 гыйнвар-01 февраль көннәрендә Дзержинск шәһәрендә (Түбән Новгород өлкәсе) ике тапкыр олимпия чемпионы "Николай Круглов Кубогы"на биатлон буенча яшүсмерләр арасында төбәкара ярышлар узды. Илебез спорты легендасының 76 еллыгына багышланган Турнир Россиянең 5 төбәгеннән - Түбән Новгород, Иваново, Мәскәү, Владимир өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасыннан 11-12 һәм 13-14 яшьлек 60 тан артык яшь биатлончыны җыйды. ✨Әлеге ярышларда «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары Шакирҗанов Әнвәр һәм Нигъмәтҗанов Әмир катнашты. Ярыш йомгаклары буенча Әнвәр алтын медаль яулады. Спортчыларны һәм аларның тренерлары Шакирҗанов Дамир Миңнегаревичны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез.👍👏

⛷Олимпия чемпионы "Николай Круглов Кубогы"на биатлон буенча төбәкара ярышлар

🏆31 гыйнвар-01 февраль көннәрендә Дзержинск шәһәрендә (Түбән Новгород өлкәсе) ике тапкыр олимпия чемпионы "Николай Круглов Кубогы"на биатлон буенча яшүсмерләр арасында төбәкара ярышлар узды. Илебез спорты легендасының 76 еллыгына багышланган Турнир Россиянең 5 төбәгеннән - Түбән Новгород, Иваново, Мәскәү, Владимир өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасыннан 11-12 һәм 13-14 яшьлек 60 тан артык яшь биатлончыны җыйды.

✨Әлеге ярышларда «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары Шакирҗанов Әнвәр һәм Нигъмәтҗанов Әмир катнашты. Ярыш йомгаклары буенча Әнвәр алтын медаль яулады. Спортчыларны һәм аларның тренерлары Шакирҗанов Дамир Миңнегаревичны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез.👍👏