Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган. Бәләбәй районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган. Билгеле булуынча, Бәләбәй-Аксак-Аксеново автомобиль юлының 27нче чакрымында КамАЗ һәм “Лада Гранта” бәрелешкән. Көчле бәрелешүдән җиңел автомобильдә булган 4 кеше авария урынында һәлак булган. "Юл-транспорт һәлакәтеурынында полиция хезмәткәрләренең гамәлләрен координацияләү өчен юлга чыктык. Тулырак мәгълүматны соңрак хәбәр итәрмен”, - дип хәбәр итте республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов. Вакыйга урынында тикшерү эшләре бара. Хөрмәтле водительләр, юлларда бозлавык, кар катламнары, сак булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз.