Соңгы көннәрдә Арча районында яшәүчеләр юлларның тар һәм чистартылмавына зарлана. Быел гыйнвар ае аеруча карлы булды: 75,6 мм кар яуган, бу айлык норманың 180%ы. 📞 Редакциягә мәктәп яннарын, тротуарларны чистарту сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Шул ук вакытта төп юллар чиста, техника эшли, диючеләр дә бар. 🚜 Юл чистарту хезмәтләре тәүлек буе эшләүләрен белдерә. Беренче чиратта автобус йөргән юллар һәм социаль объектлар чистартыла. Барлык урамнарны берьюлы чистартып булмый, халыктан сабырлык сорыйлар. БЕЛГЕЧЛӘРНЕҢ ТУЛЫ ҖАВАБЫ