Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Ата капиталы 2 миллион сум булачак

Күпбалалы гаиләләр өчен өстәмә түләү кертмәкчеләр Русия Иҗтимагый палатасының демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко Русиядә “ата капиталы” – күпбалалы гаиләләр өчен 2 млн сум күләмендә өстәмә түләү кертергә тәкъдим итте. Бу башлангыч өч һәм аннан да күбрәк балалар тудыруны стимуллаштыруга һәм гаиләдә әти кешенең ролен ныгытуга юнәлтелгән. “Минемчә, мондый түләү әтиләрне репродуктив планнарын тормышка ашырырга этәрә алыр иде. Икенчедән, бу гаиләдә әти кешенең ролен арттырачак”, - дип ассызыклаган Рыбальченко ТАСС белән әңгәмәдә. Аның фикеренчә, ана капиталы, гаилә капиталы дип аталса да, нигездә күбрәк аналарга ярдәм итүгә юнәлтелгән. “Әтиләргә карата да шундый ук башлангычны һәм шундый ук практиканы кулланырга кирәк”, - дип белдергән комиссия башлыгы. Рыбальченко билгеләвенчә, түләүне гаиләдә өченче бала туганда бирергә тәкъдим ителә.

Күпбалалы гаиләләр өчен өстәмә түләү кертмәкчеләр

Русия Иҗтимагый палатасының демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко Русиядә “ата капиталы” – күпбалалы гаиләләр өчен 2 млн сум күләмендә өстәмә түләү кертергә тәкъдим итте.

Бу башлангыч өч һәм аннан да күбрәк балалар тудыруны стимуллаштыруга һәм гаиләдә әти кешенең ролен ныгытуга юнәлтелгән.

“Минемчә, мондый түләү әтиләрне репродуктив планнарын тормышка ашырырга этәрә алыр иде. Икенчедән, бу гаиләдә әти кешенең ролен арттырачак”, - дип ассызыклаган Рыбальченко ТАСС белән әңгәмәдә.

Аның фикеренчә, ана капиталы, гаилә капиталы дип аталса да, нигездә күбрәк аналарга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

“Әтиләргә карата да шундый ук башлангычны һәм шундый ук практиканы кулланырга кирәк”, - дип белдергән комиссия башлыгы.

Рыбальченко билгеләвенчә, түләүне гаиләдә өченче бала туганда бирергә тәкъдим ителә.