Найти в Дзене

Сәхнәдә – талантлы студентлар

Һәр елның гыйнвар азагында илебез студентлар көнен билгеләп үтә. Студент еллары – һәр кешенең күңелендә якты хатирәләр калдырган, иң күңелле, иң мәшәкатьле, шул ук вакытта иң гүзәл чорларның берсе. Студент көне Балтач районында ел саен күркәм чаралар белән билгеләп үтелә. Быел район мәдәният сараенда “Кайда тугансың, шунда кирәксең” дип аталган чара барлык студентларны бергә җыйды. Күркәм чараны алып баручылар Гөлназ Шәрифуллина һәм Айдар Сираев барысын да чагу һәм җанлы студент “дөньясына” барысын да алып керделәр. Аларның җылы сүзләре, очкынлы уен-көлкеләре, студентлар тормышына хас булган кызыклы мизгелләрне искә төшерүләре залдагы һәр кешенең күңеленә үтеп керде. Район мәктәпләрен тәмамлап, төрле уку йортларында белем алган студентларыбыз сәхнәдә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: җыр-моңга осталар моңлы җырлары белән күңелләрне тибрәтсә, дәртле биючеләр тамашачыны битараф калдырмады. Тулырак...

Сәхнәдә – талантлы студентлар

Һәр елның гыйнвар азагында илебез студентлар көнен билгеләп үтә. Студент еллары – һәр кешенең күңелендә якты хатирәләр калдырган, иң күңелле, иң мәшәкатьле, шул ук вакытта иң гүзәл чорларның берсе.

Студент көне Балтач районында ел саен күркәм чаралар белән билгеләп үтелә. Быел район мәдәният сараенда “Кайда тугансың, шунда кирәксең” дип аталган чара барлык студентларны бергә җыйды. Күркәм чараны алып баручылар Гөлназ Шәрифуллина һәм Айдар Сираев барысын да чагу һәм җанлы студент “дөньясына” барысын да алып керделәр. Аларның җылы сүзләре, очкынлы уен-көлкеләре, студентлар тормышына хас булган кызыклы мизгелләрне искә төшерүләре залдагы һәр кешенең күңеленә үтеп керде.

Район мәктәпләрен тәмамлап, төрле уку йортларында белем алган студентларыбыз сәхнәдә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: җыр-моңга осталар моңлы җырлары белән күңелләрне тибрәтсә, дәртле биючеләр тамашачыны битараф калдырмады.

Тулырак...

-2
-3
-4