Найти в Дзене
Саба таңнары

💐Хезмәттәшебез, журналист Фәридә Фәрит кызы Вилдановага- 50 яшь

✨Чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, яраткан хезмәтенә тугрылыклы, шигъри җанлы хезмәттәшебезне олы юбилее белән ихлас котлыйбыз! ✨Хөрмәтле Фәридә Фәритовна, сез редакциябезнең әйдәп баручы, алдынгы хезмәткәрләренең берсе. Нинди генә темага алынсагыз да, аны тирәнтен өйрәнеп, газета укучыларга объектив һәм оператив мәгълүмат җиткерәсез.Үткен фикер белән сугарылган язмаларыгыз,шигырьләрегез һәркемдә соклану тудыра. ✨Коллективта сезне ачык йөзле, тапкыр сүзле, ярдәмчел булуыгыз, һәркем беләнуртак тел таба белүегез өчен хөрмәт итәбез. ✨Сезгә максатларыгызны тормышка ашыруда бетмәс көч, энергия, ныклы сәламәтлек телибез! Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаиләгез тигез булсын, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш юлдашыгыз белән пар канатлы булып, күңел күтәренкелеге,җан тынычлыгы белән, балаларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, таза-сау булып яшәргә язсын. Ихтирам белән “Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективы

💐Хезмәттәшебез, журналист Фәридә Фәрит кызы Вилдановага- 50 яшь

✨Чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, яраткан хезмәтенә тугрылыклы, шигъри җанлы хезмәттәшебезне олы юбилее белән ихлас котлыйбыз!

✨Хөрмәтле Фәридә Фәритовна, сез редакциябезнең әйдәп баручы, алдынгы хезмәткәрләренең берсе. Нинди генә темага алынсагыз да, аны тирәнтен өйрәнеп, газета укучыларга объектив һәм оператив мәгълүмат җиткерәсез.Үткен фикер белән сугарылган язмаларыгыз,шигырьләрегез һәркемдә соклану тудыра.

✨Коллективта сезне ачык йөзле, тапкыр сүзле, ярдәмчел булуыгыз, һәркем беләнуртак тел таба белүегез өчен хөрмәт итәбез.

✨Сезгә максатларыгызны тормышка ашыруда бетмәс көч, энергия, ныклы сәламәтлек телибез! Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаиләгез тигез булсын, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш юлдашыгыз белән пар канатлы булып, күңел күтәренкелеге,җан тынычлыгы белән, балаларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, таза-сау булып яшәргә язсын.

Ихтирам белән “Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективы