Бүген, Иске Балтач авылының “Көньяк” микрорайонындагы чаңгы трассасында, Бөтенрусия массакүләм “Русия чаңгы юлы-2026” чаңгы ярышлары гөрләп узды. Бүген, Иске Балтач авылының “Көньяк” микрорайонындагы чаңгы трассасында, Бөтенрусия массакүләм “Русия чаңгы юлы-2026” чаңгы ярышлары гөрләп узды. Спорт бәйрәмендә олы буын кешеләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары, төрле оешма, предприятие вәкилләре тизлектә һәм осталыкта көч сынашты. Ярышның массакүләм hәм популярлыгы гаҗәп түгел. Чөнки чаңгы ярышлары төрле яшьтәге hөнәр ияләрен берләштерә. Әлеге ярышларның максаты өлкәннәрне дә, яшьләрне дә даими чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү hәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалаудан гыйбарәт. Көннең чагыштырмача буранлы булуына карамастан, трассада бик күп катнашучылар hәм җанатарлар булды. Саф hавада, гүзәл кышкы табигать кочагында шуу, ярышу, аның әһәмиятен тагын да арттырды. Ярыш башланыр алдыннан җыелучыларны район Хакимиятенең физик культура, спорт һәм яшьләр сәясә