🏆Ярышларда Арча, Саба, Балтач, Теләче, Әтнә районнарыннан 215 чаңгычы катнаша. “Сезне быел унбишенче тапкыр үткәрелә торган әтиебез, спорт мастерлыгына кандидат Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышларында сәламләвебезгә шатбыз. Без бу ярышларны ел да көтеп алабыз, яратып үткәрәбез. Әти гел: “Чаңгы спорты – ул дисциплинаны, характерны формалаштыра торган спорт төре”, – дия торган иде. Бүген бу ярышларга килгәнсез икән, сез инде барыгыз да җиңүче”, – дип катнашучыларга рәхмәт белдерде Фәнил Гәрәфиевның улы Фәнис Гәрәфиев ярышларны ачу тантанасында. ✅Ярышларда төрле яшьтәге катнашучылар 1, 2, 3, 6 километрга ярыша. @arskmedia.ru
⛷️Арча стадионында бүген якташыбыз Фәнил Гәрәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары үтә
13 февраля13 фев
~1 мин