Ринат МӨХӘММӘДИЕВ.3. Аналар елаганын күргәнең бар микән?... Һич аермасы юк инде менә, нарасыен югалткан аналар гына шулай елый. Син күзләрен, күзләрен генә күрсәң иде аның... Беләсеңме, күпме сагыш, күпме хәсрәт сыйган иде ул күзләргә?!— Сөйләсәң — сүз, төртсәң — күз чыга дигәндәй, булды инде. Булды... — дип кенә куйды ул, үзалдына уйлануын дәвам итеп.— Юк, Нургаяз ага, мин белергә тиеш. Әйтегез, кем атты? — Егет тагын тирән сулыш алды һәм кыюлана төшеп башын күтәрде. — Мин белергә тиеш. Кемнең кулы күтәрелде сезгә?
Аналар елаганын күргәнең бар микән?... Һич аермасы юк инде менә, нарасыен югалткан аналар гына шулай елый. Син күзләрен, күзләрен генә күрсәң иде аның... Беләсеңме, күпме сагыш, күпме хәсрәт сыйган иде ул күзләргә?!
— Сөйләсәң — сүз, төртсәң — күз чыга дигәндәй, булды инде. Булды... — дип кенә куйды ул, үзалдына уйлануын дәвам итеп.
— Юк, Нургаяз ага, мин белергә тиеш. Әйтегез, кем атты? — Егет тагын тирән сулыш алды һәм кыюлана төшеп башын күтәрде. — Мин белергә тиеш. Кемнең кулы күтәрелде сезгә?
— Ярар ла, ташла шуны, башка берчакны сөйләрмен.
— Юк, Нургаяз ага, хәзер үк сөйлисең. Мин чәй куеп киләм, күмер төшкәндер... Болай калдыру ярыймы соң, — дип, капылт кына урыныннан сикереп торып өстәл өстендә утырган җиз самавырга барып тотынды ул. Аның һәр хәрәкәтеннән, «әйтегез генә, кемнең кулы күтәрелде, өзгәләп атачакмын үзен» дигән омтылыш сизелеп тора иде. Өзгәләр дә, ике уйлап тора торганга охшамаган, әнә самавырга су салганын, кыскыч белән аның торбасына утлы күмер тутырганын гына карап тору да җитә. Нәфрәтләнүе тышка бәреп чыккан.
Егет янә урындыкка килеп утырды.
— Чәй дә өлгерер... Сөйлә, Нургаяз ага, сөйләгез... — диде ул, икеләнергә урын калдырмаслык итеп.
Каршы килер чара калмаган иде шул. Әнә, ничек өзгәләнеп сорый, тыңламый буламы соң? Шуның өстенә әле «Нургаяз ага» дип олылап, ил агаларына дәшкәндәй итә. Нургаязның әле үзенә шулай дип дәшүчене очратканы юк иде моңарчы, авыл кешесе бит андый сүзләрне эзләп маташмый. Ә бу егет башка, күренеп тора, укыган һәм культуралы... Каян башлыйм икән, дигән сыман, бертын уйга калып, онытылып торды Нургаяз.
— Үткән көнне кичкә таба булган хәл бу...
— Үткән көнне... — дип, гаҗәпләнүен белдереп баш чайкап куйды егет. — Шушы хәлдә тәүлектән артык монда ятасыңмы? — һәм иреннәрен турсайтып, кат-кат иңбашларын җыерып-куырып алды. Аңлый алмыйм, ничек шул гомер кеше түзәргә мөмкин, дия сыман иде ул.
Баш астындагы мендәрен сыңар кул белән үзенәрәк тартып куйды Нургаяз. Һәм, хәтеренә төшерергә теләп, түшәмгә текәлгән күзләрен кыса төште. Башыннан кичкәннәр әле аның үзе өчен дә бигүк аңлашылып, ачыкланып бетмәгән сыман иде. Матур гына, ипле генә барган җирдән, әнә бит, ничек килеп чыкты. Кем уйлаган...
— Бүген утыз бере дисең ич... Әйе, үткән көнне, — дип, тын гына, ипле генә сөйләргә кереште Нургаяз. — Кулларымны сузып Силингөргә үрелдем. Бармакларны, уч төпләрен су өтеп алды, тәндәге арыган күзәнәкләрне уятып җибәрде. Кушучка тутырып алган терекөмеш бөртекләредәй суның бармак араларыннан үтеп ничек кире чишмә өстенә агып төшкәненә кадәр хәйран калып күзәттем. Силингөрне беренче кат күргән кеше сыман, аның ничек кабаланып агуына карап тордым. Эчеп туярлык, күреп күңелең булырлык кынамы соң безнең Силингөр. Беләсең ич, үзең дә.
Шунда егеткә күз төшереп алды ул. Аның да Силингөр хакындагы сүзләр белән килешкәнлеген, ул матурлыкны күз алдына китереп сокланып утырганлыгын тоясы килә иде.
Егет өчен, күрәсең, артык әһәмиятле түгел иде бу кадәресе. Тыңлаганлыгын белгертеп, «шуннан», дип кенә куйды ул. Нургаяз янә түшәмнән үз ноктасын табып сөйләргә кереште:
— Кушуч тутырып алган суда рәхәтләнеп юындым. Яшьлеккә кире кайткандай булып бөтен тәнгә җегәр иңде, гайрәт тулды. Йотлыгып-йотлыгып эчәсем килә иде. Яңадан су чумырып алып иреннәремә китергән идем... Эчә алмадым. Эчәргә өлгермәдем. Берни аңыша алмый тордым башта — суда ят тәм бар. Силингөр суы ич, ә тәме аныкы түгел. Авызга капкан суны кире чыгардым. Тамактан үтмәде. Кан тәме килә иде, җылы, кайнар кан тәме килә иде судан... Ничек итеп бер кулга балта, икенчесенә бүрекне эләктереп алганымны һәм су агышына каршы менеп йөгергәнемне сизми дә калдым.
Күңел дигәнең сизгер ич ул. Ниндидер хәвеф, бәла-каза булуын әллә каян сизеп торам. Гел юктан, бөтен гәүдәне җилтерәткәндәй, йөрәк дөп-дөп кагарга кереште. Тирән кар ерып һаман ашыгуым, кабалануымны беләм. Башы да эшләп җиткерми бит аның шундый чакта: өйгә сугылып, ау чаңгысын элеп кенә килергә булган да бит. Атлаган саен бил тиңентен карга бата-чума баруның ни икәнлеген беләсең... Җитмәсә, гомер булмаган хәл, сулышны кыса башлады. Бара торгач, байтак кителгән. Тик шунысы гаҗәп, Силингөрнең ни аргы ягында, ни биргесендә кеше түгел, куян эзе дә күренми. Соңгы борылышка да менеп җиттем — ул-бу күренми дә, ишетелми дә кебек. Тынычланып киткәндәй булдым: әллә соң дим, ялгыштыммы, тоелды гына микән дим? Ә иреннән һаман әле теге кан тәме китми йөдәтә. Күңел барыбер тынычланмас, чишмәнең чыккан җиренә үк барып килми ярамас дип, йөзьяшәр наратка төбәп киттем.
Туктап торды Нургаяз, хәл алды бертын. Мич каршындагы калай өстендә пар бөркеп утырган самавырга күз салып, тел очы белән кибешкән иреннәрен чылатып куйды. Әмма бер ноктага текәлеп утырган егет моны абайламады. Ул онытылып тыңлый иде.
— Чишмәнең кайнап торган урынына җитәр-җитмәс туктап калдым, аяклар атламас булып торды. Күзләремә ышанырга-ышанмаска белмим: уязлыкта поши бозавы ята. Әле суынырга да өлгермәгән, бичара, өстенә сибелгән кар эреп, шуннан җылы пар бөркелеп тора. Бозауның башы Силингөргә үк авып төшкән. Ак кар өстенә сузылып ятып чишмәдән су чөмереп тора икән диярсең, борын очы хәтта су читенә тиеп үк тора... — Күңеле нечкәрүдәнме, тукталып алды ул сөйләвеннән. Күзләрен яшерергә теләп башын стенага табан борды, борынын тартып алды. Пешкәк сыман бугазында арлы-бирле йөгерергә тотынган төерне юрган чите белән капларга итте. Әмма тел очында буылып торган сүзләрен дә тыеп кала алмады. — Канатлары каерып ташланган кыр казы инде менә, нәкъ кыр казы. Атып екканнар да чалып ук киткәннәр. Ап-ак карның көпшәк бәгырен телеп ерганак булып аккан аның каны. Силингөргә аккан. Чишмә ничек түзде икән? Чишмә, Силингөр...
Мичкә ташланган соңгы утыннар янып күмергә әйләнде булса кирәк, стенага төшеп торган ялкын телләре уйнаудан туктаган иде инде. Сүрелә барган күмернең алсу-кызыл шәүләсе алыштырган иде аны. Ә самавыр һаман шаулап кайнап утыра. Мине оныттыгыз дигәндәй, шылтыр-шылтыр килеп пар чыгу өчен куелган нәни түбәтәйләр сикерешә. Әмма мич тә, самавыр да онытылган иде инде, искә алучы булмады үзләрен.
— Шуннан? — дип сабырсызланып куйды егет, мин алга таба тыңларга әзер дигән сыман. — Шуннан ни булды, Нургаяз ага?
— Кулымнан икмәк кисәкләре ашап үскән бозау иде ич ул. Кешегә тәмам ияләшеп беткән иде. Сузылган кулны күрсә, әнисен әллә кая калдырып, башын чайкый-чайкый чабып килә торган иде яныма. Шул кешеләрдән курыкмавы да җиткән бичараның башына... Су эчү өчен Силингөргә төшүләре булган. Сусауларын бары тик шунда гына баса торганнар иде. Менә бит ничек, язмыш юк диген син. Җаны да Силингөрдә сүнеп, Силингөргә аккан...
— Шуннан, Нургаяз ага, шуннан?
Егетнең кабалануы урманчыны сискәндереп үк җибәрде бу юлы. Сабырлыгын җуеп, вакыйгаларның алга таба ничек дәвам иткәнлеген ишетергә ашыга иде ул. «Яшьләр шул, аларга синең поши бозавың ни дә, Силингөрең ни — әллә бар, әллә юк, — дип уйлап куйды Нургаяз, кәефе кырылып. — Артыграк балавыз сыга башлады бугай, чынлап та. Сөйләргә кирәк, вакыйгалардан читләшми генә сөйләргә».
— Әнисе белән булганнар. Поши баласын әйтәм. Башка чара калмагач, ана поши качкан. Анысына да атып караганнар, күрәсең, тидерә алмаганнар. Щуңа, бозау өстенә аннан-моннан гына кар сибеп, анасын куа киткәннәр. Ит күп кирәк булган инде, бер бозау гына аз тоелган. Чаңгы эзләре ярылып ята, икәү булганнар. Ә мылтыклары берәү генә булырга охшый. Тәҗрибә яклары да, браконьерларныкын әйтәм, чамалы булган. Чөнки гильзаларын да җыя белмәгәннәр. Бозауны алырга килгәч җыештырырга булганнардыр. Әнә, кесәдә яталар, уналтылы. Андый мылтык бу тирәдә ике-өч кенә кешедә генә.
— Ә бәлки, — дип, кабаланып сүзне бүлдерде Марсель, — безнең якныкы булмагандыр алар. Шәһәрнекеләр дә өзелеп тормый. Сиңа да атканнар, әнә. Авыл кешесе алай итмәс иде.
— Безнекеләр, — диде Нургаяз, икеләнергә урын калдырмаслык итеп. — Бар хикмәт тә шунда шул, безнекеләр! Шәһәр тикле шәһәрдән ике кешегә бер мылтык тотып килмиләр. Ә тагы... — дип мәгънәле генә тукталып алды ул.
— Тагы нәрсә?
— Гильза тутырылган кәгазь кисәкләре калган. Татарча гәҗит... Үзебезнең районныкы.
— Районы да зур шул әле аның, — дип көрсенеп куйды егет, гаеплеләрне табу җиңел генә түгел икән әле дигәндәй.
— Бүрсетнекеләр. Үзебезнең авыл, — диде, икеләнергә урын калдырмаслык итеп. — Аякларындагы чаңгыларның берсе үзем ясаган өрәңге чаңгы. Бер күрүдән танып алдым, үз кулым ич.
— Ә-ә, — дип сузып куйды егет. Урманчы аңар икеләнер урын калдырмаган иде шул. Һәм шундук, гаҗәпсенүенең көйсезрәк чыгуыннан уңайсызланып, шаяртып та алды үзе. — Син теге Шерлок Холмстан да болайрак икәнсең бит, Нургаяз абый.
— Анысын күргәнем юк, белмим, — дип сөйләвен дәвам итте Нургаяз. — Тик менә чаңгыда була торып та пошины куып җитә алмаганнар. Күкрәк белән шуып барса барган тирән кар өстеннән, әмма тоттырмаган тегеләргә. Чытырманлыкларга кереп ураган-ураган да үзләрен тәмам адаштырып качкан.
Артларыннан барып тотарга иде дә үзләрен, аякта чаңгы булмавы гына менә... Мин аргы якка чыгып тормадым, бата-чума кайтырга чыктым. Кары да бит аның быел, җәяү йөрерлекмени. Умарталык аланына җиткәндә тәмам хәлдән таелган иде инде. Анда минем кышка әзерләнгән печән кибәннәре тора. Пошиларның яраткан җире иде. Кайры кимереп кенә бармый бит эш, шунда килеп алар печәннән авыз итә, төннәрен кибән ышыгына ятып ял итә торганнар иде. Бераз хәл алыйм дип, кибән читенә чүгәләвем генә булды, ишетәм, кемдер еш-еш сулап якынлашып килә. Торып басарга өлгермәдем, агачлар артыннан чабулап поши килеп чыкты. Мине күргәч тә, иң элек, сискәнеп башын борды. Әмма кире борылып чапмады, таныды, һәм, гомер булмаган хәл, ипле генә адымнар белән яныма ук килеп басты. Әйтәм ич, бозавы ияләшсә дә, үзе сагая, читләбрәк йөри иде ул минем тирәдән. Ә бу юлы әнә ничек... Икәүдән-икәү генә печән кибәннәре арасындагы ышыкта торып калдык. Үзе манма тиргә баткан, тәненнән кайнар пар бөркелә. Түшенә һәм муеннарына, шөлдер сыман булып, исәпсез-хисапсыз боз кисәкләре ябышкан. Борын тишекләре галәмәт олы булып киерелгән, сулыш алган саен, самавыр диярсең, ике багана булып пар бәреп чыга үзләреннән. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас менә, бер заман күзләрен текәде бу миңа. Ә алардан мөлдерәп-мөлдерәп кайнар тамчылар тәгәрәшә. Күз читләреннән сыгылып чыгалар да ике як яңагы буйлап түбән йөгерешәләр. Аналар елаганын күргәнең бар микән?... Һич аермасы юк инде менә, нарасыен югалткан аналар гына шулай елый. Син күзләрен, күзләрен генә күрсәң иде аның... Беләсеңме, күпме сагыш, күпме хәсрәт сыйган иде ул күзләргә?!
Күңеле тулышып, бертын сөйләвеннән туктап торды урманчы. Әмма бу юлы күзләрен яшермәде, сабырлыгын җыеп булса да, түзде. Күңелендәге нәфрәт хисләрен генә яшерә алмады, кысылган иреннәр, йомарланган кул һәм карашка бәреп чыккан кырыслыкны яшерү җиңелмени.
Егет дәшмәде. Ашыктырмады да. Үзенең тыңлап бетерергә әзер булуын белгертеп тик утырды. Өй эчендә бары арлы-бирле йөренгән сәгать теле чыгарган аваз гына ишетелеп торды. Каршы як стенага төшкән утлы күмер шәүләләре дә сүрәнләнә барып юкка чыккан иде инде. Самавырның да гайрәте басылган. Матчадагы кадакка эленгән керосин лампасы гына әледән-әле куык эчендә мелт-мелт итеп җан биреп ала.
— Иңне иңгә терәп поши белән тагы күпме шулай янәшә басып торылгандыр, белмим. Көтмәгәндә, ул нидәндер сискәнеп, кинәт тартылып куйды. Аның тәненнән электр тогы сыман йөгереп узган калтырану миңа да күчте. Тынгысызланып, кузгала башлады ана поши. Ә мин, аерылышырга, аны шул хәлендә җибәрергә теләмичә, муенына кулым салган көе пошига иярдем. Ул да булмады, кибән ышыгыннан чыгып килгән җирдән, күз иярмәс тизлек белән башын югары чөйде поши, арт аякларына чүгә төшеп, кире чигенде. Ә мин аны-моны уйларга, хәл кылырга өлгерә алмадым... Колак төбендәге шартлау авазы... Ут көлтәсе... һәм иңбашым... Башка берни хәтерләмим.
Нургаяз сөйләүдән туктады. Егет тә дәшмәде, ни дияргә белми утыруында булды.
— Менә шул, — дип куйды Нургаяз, сөйләвен тәмамлаганны белгертеп.
Бертын тагы дәшүче булмады. Бу юлы инде урнашып алган тынлыкны егет бүлдерде.
— Башка берни дә хәтерләмисеңме? — дип сорап куйды ул, капылт кына.
— Юк, хәтерләмим.
— Кем атканын танымадыңмы?
— Кая таныйсың... Ул хәлдә.
— Берни ишетмәдең дәме?
Нургаяз, гаҗәпсенеп, егеткә текәлде. Барысы да ачык, аңлашыла ич инде. Нигә дип төпченергә тагы? Нинди сүзләр, нәрсә ишетергә тиеш иде соң ул? Дәшәр сүз тапмыйча, башын гына чайкап куйды ул.
Бер урында хәрәкәтсез утырудан егет йончыган иде, күрәсең, тирән сулыш алып урыныннан торды. Барып мич капкачын ачты һәм кулына кисәү агачы алып күмерләрен актаргалады.
— Мичне ябам, — диде ул, ипле генә, — күмерләре сүрелә дә башлаган инде.
Үрелеп, бер-бер артлы ике юшкәне дә япкач, самавырны өстәл өстенә китереп куйды. Чәйнеккә су агызып, аны самавыр түбәсенә утыртты.
— Хәзер, Нургаяз ага, чәй эчеп җибәрәбез, — диде егет, үзенең тәвәккәл хәрәкәтләре белән өйгә җан кертергә омтылгандай, тавышын күтәрә төшеп. — Аннары авылга. Туп-туры врач өенә алып барам үзеңне... Балың бардыр ич, Нургаяз ага, алып керимме?
Егеткә җавап кайтаручы булмады. Ул тиз генә карават янына борылып килде. Урманчы йокыга талган иде инде.
Әллә йоклады, әллә саташып кына ятты Нургаяз. Әллә төш күрде — әллә каядыр баш миенең ерактагы бер күзәнәгенә кереп калган өндәге сүзләрне хәтерләде:
Ул йомшак кар-түшәк өстенә егылган, имеш... Аңлы-аңсыз изрәп ята. Колак төбендә кемнәрнеңдер сөйләшкән авазлары.
— Кеше-кара күренмиме? — ди бер тавыш.
— Әлегә юк, күренми, — ди икенчесе.
— Табанны вакытында ялтыраткан хәерле... Ал мылтыгыңны, элдертик.
— Син нәрсә?! Ә ул, аны нишләтәбез?
— Әйдә, диләр сиңа, тизрәк!
— Ничек була инде?... Ничек тизрәк?...
— Акылыңа кил, аңа ярдәм итеп буламы-юкмы инде хәзер. Урман карачкысы өчен төрмәдә черисең киләме? Әйдә, диләр!
— Син нәрсә?!
— Үзеңә кара... Мин атмадым, мин җавап бирәсе түгел, — дип, китәргә димләгәне, күрәсең, кузгала ук башлаган иде булса кирәк.
— Син нәрсә? Син нәрсә! Ярасын булса да бәйлик, күрмисеңме?...
— Күзең чыкмагандыр, сул якка тигән. Анда ни булганын беләсеңдер?!
— Син нәрсә?!
— «Син нәрсә, син нәрсә?» имеш... Нәрсә бозык пластинка төсле шытырдыйсың... Табанны ялтыратыйк, ычкындык, дим, әйдә!
Чаңгы табаннарының карга ышкылып чыелдаган авазлары гына сызгырып куйды. Бераздан, ераклаша барып, алары да ишетелмәс булды.
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ.
(Ахыры бар.)