Найти в Дзене
Сельские Нивы

Урман карачкысы

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ.2. Өйгә кереп буш чиләк алып чыкты Нургаяз һәм, иске сукмакка яңа эз салып, Силингөргә төбәп китте. Яр читендә үскән элмәләрнең иелә төшеп чишмә суында толымнарын чайкаган шушы борылыш аеруча кадерле иде аңарга. Монда аның яшьлеге хатирәләре, монда мәрхүмә хатыны Нурлыбикәнең эзләре... Шул элмәләрдәй сыгылмалы чаклары бар иде бит аларның да. Өйгә кереп буш чиләк алып чыкты Нургаяз һәм, иске сукмакка яңа эз салып, Силингөргә төбәп китте. Яр читендә үскән элмәләрнең иелә төшеп чишмә суында толымнарын чайкаган шушы борылыш аеруча кадерле иде аңарга. Монда аның яшьлеге хатирәләре, монда мәрхүмә хатыны Нурлыбикәнең эзләре... Шул элмәләрдәй сыгылмалы чаклары бар иде бит аларның да. Элмә тармакларын аралап икәү янәшә йөзтүбән ятып су эчкән чаклары әле кайчан гына иде. Йотлыгып-йотлыгып шул чишмә суын эчкәннән соң бөтен ару-талулары онытылыр иде. Дәрт тулган күкрәген су өстеннән күтәрмәс борын ук шаярырга керешер иде Нургаяз.
— Әбәү, Нурлыбикә, иренең туңган, өшегән ләбаса, —

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ.2. Өйгә кереп буш чиләк алып чыкты Нургаяз һәм, иске сукмакка яңа эз салып, Силингөргә төбәп китте. Яр читендә үскән элмәләрнең иелә төшеп чишмә суында толымнарын чайкаган шушы борылыш аеруча кадерле иде аңарга. Монда аның яшьлеге хатирәләре, монда мәрхүмә хатыны Нурлыбикәнең эзләре... Шул элмәләрдәй сыгылмалы чаклары бар иде бит аларның да.

Өйгә кереп буш чиләк алып чыкты Нургаяз һәм, иске сукмакка яңа эз салып, Силингөргә төбәп китте. Яр читендә үскән элмәләрнең иелә төшеп чишмә суында толымнарын чайкаган шушы борылыш аеруча кадерле иде аңарга. Монда аның яшьлеге хатирәләре, монда мәрхүмә хатыны Нурлыбикәнең эзләре... Шул элмәләрдәй сыгылмалы чаклары бар иде бит аларның да. Элмә тармакларын аралап икәү янәшә йөзтүбән ятып су эчкән чаклары әле кайчан гына иде. Йотлыгып-йотлыгып шул чишмә суын эчкәннән соң бөтен ару-талулары онытылыр иде. Дәрт тулган күкрәген су өстеннән күтәрмәс борын ук шаярырга керешер иде Нургаяз.
— Әбәү, Нурлыбикә, иренең туңган, өшегән ләбаса, — дияр иде.
— Туңмый соң, Силингөрнең суы салкын ич, — дип елмаер һәм зәңгәр күзләрен тутырып бертын карап торгач, чарасыздан, аңа таба ымсынып тартылып куяр иде Нурлыбикә.
— Җылытыйм булмаса, өшесә ни хәл итәрбез, — дип, хатынының биленнән кысып үзенә тартыр, аннан, җәһәт кенә күтәреп алып элмә күләгәсенә алып кереп китәр иде Нургаяз.
— И-и, урман карачкысы, оялмыйсыңмы?... Кояш та баемаган ич... — дияр иде Нурлыбикә, тулышкан хисләрен яшерә алмый күзләрен йома төшеп.
Менә тагы шул элмәлек читендә тора Нургаяз. Чишмәгә үрелгән элмә чыбыклары карга төртелеп күмелеп калганнар. Яшь чакларындагы кебек йөзтүбән ятып, иреннәре, яңаклары белән суга, Силингөрнең йөгерек дулкыннарына кагыласы килде шул мизгелдә. Ләкин бу мөмкинме соң? Чиләк белән үрелгәндә дә тез буыннары сыгылып-сыгылып куйды түгелме соң?... Ә шулай да йөзе белән, һич югы маңгай читен куеп кагыласы килде аның Силингөргә. Сабыйларча үзсүзлелек белән ул кар өстенә сузылып ятты һәм, бер як иңбашы чәнчеп-чәнчеп авыртуга да карамастан, яланбашы белән чишмәгә үрелергә азаплана башлады. Кар өстендә аунаса-аунады, әмма үзенекен итте. Иң элек, су өстенә алмаш-тилмәш яңакларын куеп, аның гөрләвенә озак кына колак салып торды. «Бирешмә, Нургаяз, бирешмә... Миңа да җиңел түгел, минем дә юлыма аркылы төшүче аз булмады, әмма юлымнан тайпылмадым. Без әле яшәргә тиеш... Урман хакына...» — дия сыман иде аның колак төбендә генә гөрләп аккан чишмә.
Хәлсезләнгән башы чишмә өстендә салынып калган иде инде аның. «Эчәргә дә, кайтырга кирәк сиңа», — дип янә пышылдады Силингөр. Комсызланып иреннәрен суга тигерде ул. Әмма ни хикмәт, бу юлы да су тамагыннан үтмәде аның. Судан әле һаман кан тәме аңкып тора иде. «Икебез дә яралы, бәгырьләребездән кан саркый. Түз, Нургаяз, шулай да түз!...» — дип аваз бирде, көч бирде аңар чишмә. Ул күзләрен ачты һәм көпшәк кар өстеннән шуа-шуа артка чигенде.
Сулы чиләген кар өстенә куеп, озак кына капка баганасына сөялеп торганын хәтерли ул тагы үзенең. Ә колагына берөзлексез Силингөрнең челтерәп акканы ишетелеп торды. Нинди көч, нинди егәр яшәтә икән сине, Силингөр?... Агасың да агасың... Нургаяз да, әнә, синең кебек үк көр күңел, таза рух белән гомер кичерде. Синең кебек үк мәңге-мәңге яшәр, гөрелдәп агар, ару-талчыгу турында һичкайчан уйлап та карамас кебек иде. Их, Силингөр, Силингөр... Син әле озак, бик озак агарга тиеш... Тик Нургаяз гына менә... Әллә картая да инде? Ай нурларыннан оялган сыман күзләрен читкә борды ул. Һәм шунда, өй каршындагы яңа яуган кар өстендә эзләр, кеше эзләре булуын абайлап алды. Аның түр яктагы тәрәзәләре каршында кемгә шулай таптанырга кирәк булган? Нигезгә өелгән кар өстенә менеп тәрәзәгә каплану кемгә кирәк булган? Кемне эзләгән, нәрсә күзәткәннәр аннан? Кем булыр? Ни өчен яшеренеп, кача-поса күзәтергә аның өен? Капка һәм өй ишеген бикләгәне юк ич аның... Өр-яңа эзләр!
Өйгә кереп, урын өстендә тагы күпме яткандыр, ул хәтерләми. Өзелеп-өзелеп сулъяк иңбашы сулкылдауга түзә алмыйча уянып китте Нургаяз. Өй эче күптән дөм караңгылыкка чумган иде инде. Тышта җил чыккан. Кер киптерү өчен эленгән тимерчыбыкны шап-шоп капкага китереп бәрә иде җил. Өйгә салкын төшкән. Ягарга вакыт җиткәнне белгертергә теләгәндәй ачы итеп морҗа сызгыра. Шулай да, түзгәч-түзгәч иртәгә кадәр түзәргә туры килә инде. Тик менә вакыт күпме икән? Кайсы көн булыр — утыз береме? Яңа елны, алтмышынчы яңа елын бер дә болай каршы алырга җыенмаган иде дә бит...
Утыз бере булса, ул озаткан чыршыларда күптән ут яна инде. Берәм-берәм хәтеренә кереп калган чыршыларын күз алдына китерде ул. Шәһәр өйләренә урман исе, ылыс исе таратып түрдә утыралар бугай, ә... Очларына кызыл йолдызлар эленгәндер әле үзләренең. Тирәләрендә әйлән-бәйлән уйнап сабыйлар йөгерешә микән?... Менә бит ул үстергән чыршылар! Менә алар ничек, күпме кешегә бәйрәм шатлыгы китерә...
Ә үзенең карашы өй түрендәге шәрә почмакка текәлгән. Анда чыршы урнаштырырга ниятләгән иде дә бит... Хәерлегә булсын инде, быелга өлгерә алмады...
Чыршы дигәннән, сугыш беткән елны ул Мәскәү аша кайтты. Берничә сәгать кенә вакыты бар иде аның. Вокзалдан туп-туры Кызыл мәйданга китте. Сокланганы Кремль манаралары булды. Хәйран калды ул аларны күреп — Кремль манаралары Силингөрдә үскән мәһабәт чыршыларны хәтерләттеләр. Туган ягын, урманын сагынган иде шул ул. Очларына йолдыз куеп чыксаң, билләһи менә, кайсы чыршы, кайсы Кремль манарасы икәнне аера алмый икеләнеп калырсың.
Нурлыбикәсе исән чакта: «Син Мәскәүне күргән кеше, сөйлә әле Мәскәү турында?...» — дип йөдәтә торган иде аны еш кына. Үзе сөйләгәнгә үзе үк хәйран калып, урмандагы мәһабәт чыршыларны хәтерләткән Кремль хакында сөйләргә тотыныр иде ул. Исе китеп, тел шартлатып тыңлар иде аны Нурлыбикә. «Булмастыр ла, ул тикле манараны аны төзергә кирәк бит. Борчак сибүеңдер, син, урман карачкысы, гел шулай инде, арттырып сөйлисең», — дип ышанырга-ышанмаска белми тыңлар иде. Ә үзенең шул хакта гел тыңлыйсы гына килеп торыр иде. Бүгенгедәй хәтерендә менә, аңа табанрак елыша төшәр иде дә: «Сөйлә әле, тагы бер тапкыр сөйлә әле шул Мәскәү турында», — дип колакны кытыкларга керешер иде. Ул тагы шул Силингөрдәге чыршыларны хәтерләткән манаралар турында аңлатырга керешә. Гомер дигәнең бер дә генә узмас кебек иде ич ул.
Нигә моңсулана башлады соң әле ул?! Вакыты андый түгел ич. Иңбашындагы яраны да карамый булмас. Яңа елны калак сөяге астына кереп оялаган ядрә... хәер ядрә генәме икән, пошига ата торган чыпчык башы кадәр кургаш кисәге белән каршы алу ярамас. Атка менеп авылга юнәлергәме соң әллә? Әмма шундук ул үз-үзенә каршы төште. Бәйрәм каршы алганда кеше борчып йөрү яхшы түгел. Анда төшеп күренсәң, бөтен авыл аякка басачак. Кайда? Ничек? Кем? диярләр. Юк, ул андыйга бармаячак! Үзе... Ничек кенә булмасын үзе ерып чыгар. Яңа ел каршылаганда кешеләргә борчу китерәсе килми аның. Торырга, бер-бер хәстәрен күрергә кирәк.
Үзе күңеленнән шулай дип кабатлады, ә үзенең кымшанырлык та әмәле юк. Канны байтак югалткан, күрәсең, егәр чамалы. Шулай да күңеленең ерак бер почмагыннан килгән әмергә буйсынырга мәҗбүр итте ул үзен, аякларын берәм-берәм караваттан идәнгә шудырды. Караңгы өйдә капшана-капшана шырпы, лампа табып ут кабызды. Телогрейка сәдәпләрен ычкындырырга кереште. Өстендәге киемнәр яра турында бер-беренә аерып алгысыз булып ябышып каткан иде. Башка чара булмаганнан, тешләрне кысып булса да түзәргә генә кала иде. Телогрейка артыннан пинжәк салынды, аннан канга укмашып каткан күлмәген умырып алды Нургаяз. Өйалдына чыгып чиләк белән бозлы су алып керде, нәни генә шешәгә салынган спиртын чыгарды. Калак сөягенә барып терәлгән кургаш «бочка»га келәшчә очы белән үрелгәнен дә яхшы хәтерли әле. Яраны аралап, аны келәшчәгә эләктерергә азапланганын да хәтерли. Әмма шуннан ары... Ул, аңын җуеп, йөзтүбән урынына капланган.
— Нургаяз абый, тор... Нургаяз абый, дим... Нургаяз абый, ни булды? Уян, әйдә, яраңны бәйлик, яраңны, дим...
Төш күрә иде, ахры. Төшендә аны шулай үз итеп кемдер уятырга тели. Ул ишетә-ишетүен, әмма күзләрен ача алмый, мәрткә киткән кеше сыман йоклыйсы, бары тик йоклыйсы гына килә аның.
— Нургаяз абый, дим... Торыйк әйдә, кан эчендә ятасың ич. Торыйк, яраңны бәйлик.
Кем соң бу? Кем каныкты аңар шулай? Кем аның йокысын бүлә? Кем аңар тынычлап йокларга ирек бирми? Яраланган, имеш... Нинди сүз ул? Аны пуля аламыни? Сугыштан бер ярасыз кайткан Нургаязнымы? Юк, фашист булып фашист тидерә алмады аңар. Төзәп аттылар, әмма тимәде.
— Нургаяз абый, дим, аптечкаң кая?... Аптечкаң, даруларың... — дип дер селкеттеләр аны һаман.
— Ә-ә, — диде ул, ишетелер-ишетелмәс карлыккан аваз чыгарып. «Сукыр чебеннән дә болайрак булдың, нигә каныгасың? Кем син?» — дип тә әйтәсе килгән иде. Әмма болары күңелендә калды, иреннәре кыймылдамады.
Калай чүмеч белән су китерделәр аңа. Силингөр суы... Шуны йотып алгач, тәненә җан иңгәндәй булды. Исән кулы белән, минме соң бу дигәндәй, башта маңгаен, аннан берәм-берәм яңакларын сыпырып алды һәм сакал баскан иягендә туктап калды.
— Аптечкаң бармы, дим, Нургаяз абый?
Шунда гына моның төш түгел, өндә икәнлеген абайлап күзләрен ачты урманчы. Колакчыннары төшерелгән бүрек кигән ир-ат тора икән каршысында. Томан элпәсе артындагыдай тоелды ул аңа, фокуссыз төшерелгән рәсемдәге кебек. Әмма тора-бара күз алдында эленеп торган томан таралып, кешенең йөзе аермачык шәйләнә үк башлады.
— Бинтың бармы? Марля... Марля дим, — дип дәште ул, Нургаязның маңгаена көрәктәй зур салкын уч төбен куеп.
Түрдәге өстәлгә таба ымлады Нургаяз, аның дару-фәләннәре шунда тора иде. Файдаланганы юк-югын, шулай да бер тартма чамасы запасы бар. Шәһәрдән сирәк-мирәк кайткан чакта уллары, киленнәре төяп кайта, олыгайган кешегә кирәге чыгар дип уйлыйлар.
— Хәзер, яраңны бәйлим дә, авылга алып китәм, — дип сөйләнә-сөйләнә өстәл тартмасында актарынырга кереште теге кеше.
Юлаучыны танырга теләп, башын калкытты Нургаяз. Башында төлке бүрек, өстендә кайры тун, аякларында киез итек — җылы киенгән үзе. Гәүдәгә калку күренә. Берәр каян кайтып килешли кагылгандыр, Бүрсетнеке булса кирәк...
— Хәзер, Нургаяз абый. Синең монда безнең авыл аптекасыннан баерак икән. Каныңның, болай булгач, тамчысын да төшермибез бүтән.
— Бәтәч, — дип куйды урманчы, юлаучыны үзенә таба борылгач та танып алып. — Бу синмени әле, энем.
Юлаучы дигәне, аның кордашы Куян Гыйнияте малае Марсель икән ләбаса. Бүрсетнекеләр. Мал врачлыгына укып кайткан кече малае, колхозда эшли. Әйтәм аны, даруларның рәтен белгәндәй сөйләнеп маташа.
— Безне ат духтыры диләр диюен, шулай да менә дигән итеп бәйлибез аны, Нургаяз абый, — дип эшкә тотынды Марсель, бүрек һәм туннарын җәһәт кенә урындыкка салып аткач.
Аның кыланышыннан көләсе килде Нургаязның, әмма кагылмас борын ук сызланырга, чәнчергә тотынган яра күзләрен йомарга мәҗбүр итте.
Тагы бертын черем итеп алынган икән. Ул уянганда чарт-чорт килеп мичтә утын яна иде инде. Өй эченә имән һәм каен тузы исе чыккан. Каршы як стенага мич алдыннан кызыл шәүлә төшкән, ул гөлт итеп бер яктырып китә, бер сүрәнләнеп кала. Юлаучыга рәхмәт инде, дип уйлап куйды Нургаяз, әнә ничек, өйгә тәмам җан кереп киткән. Ә үзе кая икән соң ул? Өстәл артында, мич тирәсендә күренми. Күзләре белән өй эчен айкады ул яткан көе генә. Ә егет, башын уч төпләренә салып, тын гына ишек тупсасында утыра икән.
Башын калкытып Нургаязның ишеккә таба үрелүеннән карават шыгырдадымы, әллә егет аны очраклы рәвештә генә күреп алдымы, ул шундук аягүрә торып басты.
— Нәрсә, Нургаяз абый, уяндыңмы? Ну, йоклап та күрсәттең үзең, — дип карават каршысына килде ул. — Менә, яраңны бәйләдем. Дәү нәрсә белән бәргәннәр, тирән киткән...
— Зыянлы түгел, баш исән булсын, — дип куйды урманчы, җавапсыз каласы килмичә.
— Хәзер, бераз хәл алабыз да, авылга, — диде егет, баскан урынында таптана-таптана.
Нургаяз башын күтәрде. Үзен кайгырткан егетнең йөзенә текәлеп карыйсы килде, ахры. Ә ул, борчулы кыяфәт белән, инде ишекле-түрле үк йөрергә керешкән иде.
— Ат капка төбендә, Нургаяз абый. Толып — чанада... Бер сәгать тә үтмәс, юыртып төшеп җитәбез аны.
— Мин беркая да барырга җыенмыйм ич, — дип әйтми кала алмады урманчы.
— Ничек? — дип, сораулы карашын төбәп, аның баш очында ук туктап калды егет. — Ничек? Сезгә кичекмәстән авылга кирәк. Врачка...
— Булдыргансың ич инде. Әнә ничек, актан киендереп куйгансың, — дип сул ягына ымлап, шаяргандай булды Нургаяз.
— Уравын урадым да бит... Ярасы тирән, канны күп югалткансыз.
— Кан табылыр, орлыгы Бохарада түгелдер әле, — дип, үзенең артык исе китмәгәнлеген белдерергә тырышты ул һаман.
Егет бертын дәшми торды. Уйлана иде, күрәсең.
— Яңа ел каршыларга ашыгасындыр? — дип сорап куйды Нургаяз, егетнең дәшмәвен үзенчә гөманлап.
Егет җәт кенә сәгатенә күз төшереп куйды. Әмма яңа ел хакында ләм-мим.
— Кан гына түгел шул... Ядрәсе тирән киткән, таба алмадым...
Уңга-сулга күз төшереп алды Нургаяз, келәшчә белән кургашынны күрмәгән, димәк. Кая куйды икән соң ул аларны? Ирексездән, юрган астыннан сыңар кулы һәм аяк очлары белән капшанырга кереште — тәненнән алынган кургаш кисәге, каядыр, шул тирәдә булырга тиеш иде аның исәбе буенча. Тапмады, күрәсең, телогрейка кесәсенә тыгылгандыр. Аны, әнә, чөйгә үк илтеп элгәннәр.
Тагы, тынгысызланып, ишекле-түрле йөрергә кереште егет.
Нургаяз аны тынычландырырга ашыкты.
— Ә мин аны үзем, келәшчә белән колагыннан тартып, — дип, аңлатырга керешкән иде. Егет аны тыңлап та тормады, кулын гына селтәде, шаярып торыр чакмы, дип әйтүе иде булса кирәк.
— Син, улым, вакытыңны юкка уздырма инде, — дип, бераздан тагы Нургаяз үзе сүз кузгатырга мәҗбүр булды. — Яшь кеше син, яңа ел ич... Йөргән кызың да булмый калмас. Бар кайт, югалтканнардыр үзеңне.
— Ә син, Нургаяз ага, син нишләрсең? — дип, борчуыннан арына алмый, тагы сәгатенә күз ташлап алды егет. — Яңа елга тикле ике сәгать чамасы бар әле. Әйдә, киттек, авылга.
— Бар, улым, бар, — дип, булдыра алганча ягымлы итеп дәште Нургаяз. — Мин монда гына инде... Яңа ел килгәндә урманны да ялгыз калдыру килешмәс.
Егет, барып, стена сәгатенең герен күтәреп, дөресләп җибәрде. Дәшми-тынмый гына мичкә тагы берничә кисәк утын өстәде, һәм капылт кына янәшәдә торган аркасыз урындыкка килеп утырды. Караватка таба иелә төшеп тирән сулыш алып куйды.
— Нургаяз ага, шуңарчы сорамый да торам икән, ни булды соң, сөйлә?! Кем атты үзеңә? Ничек алай килеп чыкты?
Чынлап та, егет аның белән ни булганын белми икән ич әле. Кара инде, күпме гомер бергә әвәрә килеп, ул хакта ләм-мим сүз чыкмаган. Нургаязның үзенә үк сәер тоелды бу.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ.

(Дәвамы бар.)