Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. 1. Бүреген артка чөя төшеп, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртеп алды Нургаяз. Ниһаять, иркенләп сулыш алырга да була. Менә ничә көн инде иртәдән кичкә кадәр кулыннан төшмәгән балтасына карап куйды ул. Баш бармаклары белән шудырып аның үткенлеген чамалады. «Алай да балта чыдый, балта түзә әле... — дип уйлап куйды ул. — Бер атна эчендә ун меңнән артык чыршы кисеп озатты ич. Үзе үстергән агачларга үзе балта чапты... Нишлисең, махсус үстерелгән агачлар булгач, башка чараң юк. Бәйрәм хакына... Яңа ел хакына...
Бүреген артка чөя төшеп, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртеп алды Нургаяз. Ниһаять, иркенләп сулыш алырга да була. Менә ничә көн инде иртәдән кичкә кадәр кулыннан төшмәгән балтасына карап куйды ул. Баш бармаклары белән шудырып аның үткенлеген чамалады. «Алай да балта чыдый, балта түзә әле... — дип уйлап куйды ул. — Бер атна эчендә ун меңнән артык чыршы кисеп озатты ич. Үзе үстергән агачларга үзе балта чапты... Нишлисең, махсус үстерелгән агачлар булгач, башка чараң юк. Бәйрәм хакына... Яңа ел хакына... Шул чыршылар әйләнәсендә уйнап бәйрәм итәчәк шәһәрдәге сабыйлар хакына кисте... Быел ун мең. Киләсе елга ун мең. Алга таба да шулай — барысы да уйланылган, планда каралган. Әнә ич, рәт-рәт булып, килер яңа елларны көтеп чиратка баскан чыршылары. Имин еллар гына булсын, чыршыга килеп терәлмәс... — дип төгәлләде уйларын.
Төгәлләвен төгәлләде. Әмма күңелендә күптән йөргән бер теләге бар иде аның: өй түренә ямь-яшел чыршы кертеп урнаштыру. Гомерендә бер генә тапкыр булса да яңа елны җылы өй түрендә утырган чыршы янәшәсендә каршы алу. Елы да гадәти генә түгел — алтмышынчы яңа елы. Күптән карап торган, хәстәрләп килгән чыршысы да бар.
Ныклы бер фикергә килеп, тәвәккәл адымнар белән көрт ерып шул чыршыга төбәп китте Нургаяз. Иңбашына ак шәл салган сабыр туташ сыман, әнә, үзе дә аны көтеп утыра. Бәйрәм күлмәгедәй киң ябалдашлары ап-ак карга сыгылып-сыгылып төшкән. Ирексездән, бер чыршыга, бер кулындагы балта йөзенә карангалап торды Нургаяз. Бирчәйгән бармаклары белән сыпырып кабат-кабат балтаның үткенлеген тикшерде. Әллә үтмәсләнгән инде?... Үзе һаман балта йөзен сыпыра, үзе чыршы әйләнә көрт еруында дәвам итә. Чыршының төбенә кай тарафтан килергә дә белгән юк, куе тармаклы киң ябалдашлар белән уратып алынган.
Әллә нәрсә булды, бөтенләй чарасызланып калды бит әле ул. Балтасы да үтмәсләнгән, чыршы төбен дә табарлык түгел. Шуның өстенә, кары да тирән. Быелга калып торсынмы соң әллә... Киләсе елга тәвәккәлләр, боерган булса. Ел да, ел да кар болай күп яумас, көне дә әнә чалт аяз, үзең үстергән агачка кызганмый ничек кул күтәрергә кирәк... Чү, алсулана барган кояш нурлары да, аның чыршысы ботакларына уралып, кар бөртекләре белән уйный-шаяра түгелме соң?...
Ныклы бер фикергә килеп, ул кулындагы балтаны бил каешына кыстырырга ашыкты, һәм иркен сулыш алып, кытыршыланып беткән уч төпләрен бер-берсенә ышкып алгач, көрт ерып кайтырга чыкты. Юлдан түгел, турыдан гына, ерак түгел агып яткан салкын чишмә аша кайтырга ниятләгән иде ул.
Кышын урман шәрәләнеп кала диләр. Бу хакта Нургаязның да ишеткәне бар. Урман читләп машинада узган кешегә бу, бәлки, чынлап та шулай тоеладыр. Әмма Нургаяз өчен түгел... Кышкы урман үзе бер мөстәкыйль дөнья булып яши, иркен сулыш ала. Тик шулай да бушап калмый, кырыкмаса-кырык төрле җәнлек һәм кош-кортлары белән көндәлек мәшәкатьләргә чума. Кар өстендәге эзләр, агач башыннан коелган учлам-учлам кар, корыган ботак кисәкләре, усак каерыларындагы теш тамгалары — һәркайсы кышкы урманның ыгы-зыгылы тормышы турында сөйли.
Дөньясын онытып шул хактагы уйларга бирелеп барганда, кинәт, аның каршысына кабаланып чапкан куян килеп чыкты. Әллә куркудан югалып калды, колакларын торгызган ап-ак куян текәлеп диярлек аңарга карап тора иде. Нургаяз үзе дә, ирексездән, атларга-атламаска белмичә, урынында катып калды. Гомер булмаган хәл — куян белән карашлары очрашты аларның. Ул куянга, куян аңа күзләрен мөлдерәтеп карап тора иде, әйтерсең магнитланганнар. Араларында күп булса алты-җиде адым ара булгандыр, артык түгел. Тын да алырга уңайсызланып керфек какмый карап торды Нургаяз. «Куянның күзләре кылый диләр — ялган», дигән уй йөгереп узды аның күңеленнән. Ә куян аның саен күзләрен зуррак ачып текәлгән көе тик басып тора. «Куян куркак диләр — бусы да ялган» — монысы инде үзеннән-үзе килде аның уена. Күңелен шом, ниндидер сәер шом баса башлады урманчының. Гаҗәп, әмма ул калтырана башлаган иде. Ләкин суыктан түгел. Бу көтелмәгән сәер очрашу һәм талгынлык, урман эчендә ялгыз куян белән күзгә-күз карашып тору тагын күпме дәвам иткән булыр иде, әйтүе кыен. Куян түгел, бүре һәм кабан дуңгызы белән очрашканда да куркуның ни икәнлеген белмәгән, урманда гомер кичергән урманчы түзмәде. Үзен биләп алган шомнан тизрәк арынырга теләгәндәй, карашын читкә тайпылдырды. Куян да моны шундук тоеп алды һәм уңга-сулга күзләрен йөгертеп алды. Урманчыны сыный, аны аңларга тели, әллә ни дә булса аңлатырга омтыла идеме соң ул үзенең бу әрсезлеге белән. Теле генә юк, әгәр теле булса, куян шулчак һич кенә дә мәгънәсез сүз әйтмәгән булыр иде, мөгаен.
Нургаяз, башкача болай булдыра алмыйм дигәндәй, сак кына алга омтылып алды. Серле тынлыкны югалту, чәлпәрәмә вату өчен исә шул җитә дә калды. Куянның борын тишекләре киң ачылып колаклары тагы да тырпая төште, һәм ул шундук тирән кар өстеннән бата-чума сикергәләп китеп тә барды. Ә икенче яктагы куелыкта кинәт корыган куак шартлап сынды... Хикмәт менә нидә икән. Агачлар артында кире борылырга мәҗбүр булган төлкенең ялкын теле сыман койрыгы гына шәйләнеп калды.
Берничә адым атлауга тагы өр-яңа эзләргә юлыкты ул. Ана поши бозавын ияртеп салкын чишмәгә таба үткән, дигән уй үтте башыннан. Эзләренә әле бәс кунарга да өлгермәгән. Кар тирән. Берәүгә дә йөрү җиңел түгел мондый кышта...
Ниһаять, ул салкын чишмә читенә килеп чыкты. Чишмә аръягындагы зур алан читендә аның ялгыз йорты урнашкан. Салкын чишмә исә — бу урманның мактанычы. Халык телендә аны Силингөр дип йөртәләр.
Силингөр... Бу чишмәгә нигә нәкъ менә шундый исем тагылганын ачык кына белүче юк. Шулай да, Нургаязның бабасы элекке елларда моны үзенчә гөманлап аңлата торган булган диләр. Имеш, бу тере су, тирә-юньдәге калын урманның җаны. Нинди генә буран һәм чатнама суыклар булмасын, аны бервакытта да кар-боз капламый. Нәни генә тар инешне хәтерләткән бу чишмәнең урманны кыл урталай бүлеп, ничек ярсып һәм кабаланып акканын күзәтеп, тыңлап торсаң, исең-акылың китәр. Шаулап, гөрләп ага ул. Урманның, андагы һәммә тереклек һәм агачларның теле, имеш, бу чишмә. Гөр килеп ага, берөзлексез сөйләнеп ага, шуңа Силингөр дип атаганнар да...
Гомере шушы су читендә узды Нургаязның. Ул шушында аучы кышлагында туган. Унҗиде яше тулар-тулмас чактан сугышка чыгып китте һәм дүрт ел буе ут эчендә Европаны аркылыга гизеп шушында кайтып та төште. Өйләнде. Уллар үстерде. Инде менә бер ялгызы яшәп калды. Шулай да Силингөрдән, урманыннан аерылмады. Гомеренең соңгы сәгатен дә ул шушында, Силингөрдә каршылар. Мәңгегә шушында калыр...
Бу юлы да Силингөрне тыныч кына атлап үтә алмады ул. Онытылып-онытылып су агышын тыңлап торды. Әйтерсең лә су түгел, гомер шулай ага. Җәен дә, көзен дә, кышын да шул ук аваз. Әмма елның һәр фасылында үзенә бер ямь таба, үзенә бер кабатланмас моң шәйли торган иде ул монда. Җанга якын, күңелгә ятышлы ул моң бары монда гына ишетелә. Җил иссә, урман шавы кушыла аңар, таң беленсә — кошлар сайравы, чикерткә авазы, күке тавышы, тукран тукылдавы... Боларның һәркайсы чишмә агышына кушылып моңга әверелә монда. Шуңадыр, Силингөрдә бер ялгызың калып колак салсаң күңел мөлдерәп тула, тамакка төер тыгыла. Күңелдәге хис һәм тойгылар тоташ ташкынга әверелер дәрәҗәгә җитә. Урманны, урмандагы һәммә тереклекне, агачларны, үләннәрне берәм-берәм сыйпап-сөеп узасы килә шундый чакларда, кешеләргә изгелек, табигатькә игелек кенә кыласы килә. Мәңге яшисе...
Менә бүген тагы сабый чакларындагыдай онытылып чишмә авазына колак салып тора Нургаяз. Беренче кат монда килеп чыгуы диярсең... Башка һичнинди аваз да ишетелми. Агачлар шавы да, кошлар сайравы да, чикерткә авазы да. Силингөрнең кабалана-кабалана нидер аңлатырга омтылгандай сөйләнүе генә... Беләктәге арыганлык, аяктагы талу онытылды. Ә күңелдә — үзе рәхәт, үзе моңсу, аңлату түгел, үзенә дә аңлау җиңел булмаган бер халәт. «Ун мең... чыршы»,— дип куйды ул үзе дә абайламастан. Ун мең! Әйтергә генә җиңел. Силингөр буенда тамыр җәеп якты зәңгәр күккә омтылган нарасыйлар иде ич алар... Чишмә дә шуңа моңланамы соң әллә бүген?... Ун мең төп чыршы... Шул кадәрле гаиләгә бәйрәм шатлыгы иңгәндер бүген. Чыршы кисү җиңел түгел, ә кешеләргә бәйрәм шатлыгы озату — башка.
Силингөрдән пар бөркелеп тора. Кышларын гел шулай. Атналар буе күз ачкысыз буран булып та аның кар астында күмелеп калганы юк. Өрәңгеләр шартлап ярылган, имәннәр түзмәгән суыкларда да аны боз капламады. Бүрсет суы һәм гайрәтле Кама калын боз катламы астында калганда да Силингөр җылы пар бөркеп тик шаулап агып ятуын белә. Ә җәйләрен суы тешне сындырырлык салкын була үзенең, андый салкын суны тирә-якта табарлык түгел. Менә шундый чишмә ул Силингөр. Йөзьяшәр нарат тамырлары төбеннән бәреп чыга да ашыгып-кабаланып йөгерергә керешә. Көн йөгерә, ай йөгерә, ел йөгерә шулай. Барыр юлында аңар ком-таш арасыннан кайнап торган яңа чишмәләр кушылып егәр өстиләр. Саегуны, ару-талуны белми йөгерә Силингөр.
Бил каешына кыстырылган балтаны алып карга сөяп куйды Нургаяз, аннан бүреген салып шул балта сабына элде. Салкын чишмә яныннан үтеп тә аның суын татымый узу, тәнеңә гайрәт иңдерми китү мөмкинме соң?... Аякларын җәя төшеп ул Силингөрнең ике як ярына басты һәм суга үрелде. Бармакларын, уч төпләрен өтеп алды су, тәндәге оеп киткән бөтен күзәнәкләрен кинәт уятып җибәрде. Шул рәхәтлекне тоеп берара торгач кына кушуч тутырып алган суны иреннәренә китерде Нургаяз. Арыган иде. Йотлыгып-йотлыгып эчәсе килә иде аның. Әмма авызына капкан суны йота алмады, тамагыннан су үтмәде. Кинәт, тетрәнеп куйды ул. Күккә ашкан биек нарат очларыннан ак бәс коелды. Кабаланып тагы суга үрелде... Ялгышмаган! Юк, ялгышмаган икән — чишмә суыннан кан тәме, кайнар кан исе аңкып тора иде.
...Өйалды ишеген тырный-тырный тышта эт өргән авазга уянып китте Нургаяз. Нигә өрә икән ул? Нигә шулай ярсый?... Кешегә ул алай ук өрмәс, бер-бер кыргый җанвар килеп чыктымы икән? «Юлдаш! Юлдаш, нигә өрәсең?...» — дип дәшәсе килде аның. Әмма иреннәре ачылмады, тавышы чыкмады. Өй эче янә тынычланып калды. Кипкән иреннәрен чылатырга теләп, авыз эчендә адашкан телен табарга, телен кыймылдатырга итте ул. Әмма барып чыкмады. Әллә иреннәре кымшанмады, әллә теле аңкаудан аерылырга теләми иде. Бөтен тәне оеган, күз кабаклары авырайган. Ул тагын онытылып торды.
...Бу юлы инде аны ат кешнәгән аваз сискәндерде. Аның баһбае кешни иде. Ашарына салынмаган... Эчәсе дә киләдер. Тик менә күзләре генә ачылырга теләми. Күз кабакларына нәрсә шулай баса —керфекләре шулай авырайганмы? Нигә ачылмый соң әле аның күзләре? Күзләре ачылырга тиеш! Болай изрәп яту ярамас, җитәр! Өрә-өрә, әнә, анда Юлдашның да тавышы беткән, өйалды ишеген тырный-тырный чиный. Этне газапларга ярамас, елый ич, бичара... Торырга... Чыгарга... Юлдашны да тынычландырырга кирәк! Тик менә күзләрне, күзләрне генә ничек ачарга соң?... Ул янә изрәп йокыга талды.
...Бер мизгел уздымы, бер тәүлекме — хәтерләми. Дөп-дөп ишек каккан, юк, ялгыша, ахры, капка дөбердәткән тавышка уянып китте ул. Башын күтәрә төшеп, сагаеп, тыңларга итте — баш идәннән күтәрелмәде. Ә капканы аның саен дөбердәтәләр. Тукта, капкамы соң бу, әллә... Капкада бик юк ич. Ишекме? Ишектә дә элгеч юк. Нәрсә булыр, идәнне дөбердәтәләр дисәң... Булмаганны! Өстәвенә колак шаулый, чигә кыса. Әллә йөрәге тибәме соң шулай? Күкрәк читлеген ватарга теләп әллә йөрәге шулай ярсынамы? Юлдаш ни дип өрүдән туктады икән тагы? Атның да тавыш-тыны юк. Бер-бер хәл булмагандыр, исәннәрдер ич?... Болай яту ярамас, торырга кирәк, торырга. Ачыкканнардыр... Кымшанып, кулларына таянырга ниятләде ул. Ләкин аңар буйсынмады, аны тыңламады куллары. Ә чигәне нидер кыса, һаман җибәрергә теләми.
Ул да түгел, колак төбендә үк ачы итеп сызгырган аваз ишетелә башлады. Бусы инде таныш аваз, аңар яхшы таныш аваз. Кырык дүртнең көзендә Балтик буенда окоп өстенә бомбалар шулай сызгырып ява торган иде. «Юк,— диде ул, үз-үзенә әмер биргәндәй итеп, — бирешмәячәк. Аны бомба булып, бомба ала алмады ич ул чакларда. Окоп өстеннән фашист танклары үткәндә дә аны сыта, таптый алмадылар. Инде хәзер үз өендә, үзенең туган нигезендә, Силингөр буенда бирешергә тиешме ул? Юк!... Ыңгырашу катыш кычкырырга ук керешкән иде инде ул: «Юк! Юк, бирешмәячәк...».
Шунда ул кымшанырга омтылды, әмма иңбашын яшен ташы телеп узгандай булды. Тагын кымшанырга итте, тагын чәнчеп алды. Әмма ул барыбер бирешмәячәк! Уч төпләрен киң җәеп нәрсәгә дә булса тотынырга, нигәдер таянып этенергә ниятләде. Куллар буйсынмады. Ләкин үзенең кайда икәнлеген абайлап алды — өйдә, үз идәнендә йөзтүбән ята икән ләбаса. Тупса белән янәшәдә ята. Ишектән кергән дә идәнгә чүгәләгән булып чыга, димәк... Ә шулай да тезләнергә кирәк, аякларына басарга...
Яра сул якта икән, димәк сул кулга таяну турында уйларга да ярамый. Шуңа, ул иң элек уңга табанрак янтаерга тырышты, аннан башын тупсага күтәрде. Бу тикле хәлсезләнсә хәлсезләнер икән кеше... Ә барыбер хәрәкәтләнергә кирәк. Оеган тәнне уятырга, күзләрне ачарга, ничек кенә булса да аякланырга, аякланырга аңа хәзер. Юкса соң булуы бар... Уң кулы белән капшана торгач, ишек тоткасын тапты ул. Бөтен егәрне бер йодрыкка төйнәргә генә кала.
Аякларына басып, ишек борысына сөялгәч, җентекләп өй эчен күзәтеп чыкты. Өйдә бары да элеккечә. Идәндә агып укмашкан кан төерләрен искә алмаганда, берни артмаган, берни кимемәгән... Әйе, стена сәгате туктаган икән әле тагы. Гере өстәлгә төшеп терәлгән... Ишекне ачып өйалдына чыккач, аның күзаллары караңгыланып торды. Туктап хәл алгач, караңгыда куллары белән капшана-капшана болдырга юнәлде. Ул баскан саен сыгылып куйган өйалды идәне суыктан сыкранып-сыкранып калды. Болдырда исә аны Юлдашы каршы алды. Хуҗасын күрү шатлыгыннан эт ни эшләргә белмәде. Әле алгы аяклары белән аның түшенә сикерде, кулларын, бармак очларын ялады. Әле, кире дүртаякланып, аның бер алдына, бер артына төшеп, койрыгын, башын болгый-болгый арлы-бирле йөренергә кереште.
Кич җитеп килә икән инде... Тик кайсы кич? Ул өйгә кайтып егылганга бер тәүлек булганмы, әллә соң бары да күз ачып-йомган арада булып уздымы? Култыксага кунган яңа кар бөртекләрен учына җыеп, бит һәм маңгаен, бер-бер артлы колакларын, чигәләрен уарга кереште ул. Шунда гына күз алдында эленеп торган караңгылык бераз тарала төшкәндәй булды.
Вакыт байтак узган булса кирәк инде. Ишегалдына шактый калын булып яңа кар төшкән. Болдыр төбе генә тапталган иде, күрәсең, Юлдаш шактый вакыт ишек тоткасын саклап утырган.
Һәр адым, һәр хәрәкәт йөрәк өзгеч авырту белән генә бирелде. Шулай да, иң элек этнең ашарына салды, аннан култык астына печән кыстырып баһбаеның хәлен белеп килде. Иреннәрен җиңелчә генә кыймылдатып кешнәү авазы белән каршылады аны ат. Печәнгә үрелмәде, хуҗасының күзләренә текәлеп торды. Хәлең ничек, озак югалып тордың, бер-бер хәл булдымы әллә, дигән сыман сагаеп карады ат. «Хайван диген син аларны, — дип уйлап куйды Нургаяз күңеленнән. — Эте булсын, аты булсын, тамак кайгысын онытып, җаныңа керергә әзер булып торалар...». Яннарыннан үткәндә кош-кортларга тикле шау-гөр килеп каршы алдылар. Аяк асларына сибелгән бодайны чемченә-чемченә кагынып озатып калдылар аны.
Лапас яныннан кире әйләнеп килгәндә күз аллары караңгыланып китте. Ул, ирексездән, болдыр култыксасына тотынып баскыч өстенә килеп утырды. Бармак очларына боз кисәге алып чигәсенә куйды. Йомылырга җай көтеп торган күзләренә ирек куймаска иде бит. Шулай да, бернигә карамый, күз кабаклары авырая, аяклары ойый башлады. Авыр гына атлап капкага таба китте. Аны ачып капка төбенә чыкты. Каршында караеп торган урман һәм тынлык. Әйе, тынлык, шылт иткән аваз да ишетелми иде тирә-юньдә. Бу ни була, нигә мондый тынлык?...
Кинәт сискәнеп куйды ул, гүя яшен ташы урталай ярып үткәндәй булды. Нинди тынлык?... Ә Силингөр?! Сабырсызланып, башыннан бүреген салып колак салды урманчы: ялгыша... Ялгыша икән ләбаса, Силингөрнең гөрләп аккан тавышы әнә ничек ишетелеп тора. Җил ялгыштырган, җил генә бутаган аны. Силингөр... Әнә ничек ага, мыдыр-мыдыр килеп урман һәм урмандагы һәммә агачлар белән серләшә ул шулай. Нургаязны утка сала яздың ич, Силингөр. Тавышың ишетелми торгач, ни эшләргә белми югалып торды ул, әнә. Башка алай итмә, зинһар, шаяра күрмә, Силингөр. Их, Силингөр, Силингөр...
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ.
(Дәвамы бар.)