Найти в Дзене

СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыены бара

Башкортстанда СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыеннары бара. Чарага 200гә якын кеше җыелды, алар – бөтен илдән СВО ветераннарының төбәк ассоциацияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре. Балтач районыннан биредәге форумда СВО ветераны һәм район Хакимияте башлыгы киңәшчесе Илсур Хафизов та бар. Районга Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең яңа “коралларын” алып кайту өчен фикер алышуларда актив катнаша. Ике көнлек җыенда катнашучылар иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклаша, хәрбиләрне иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алыша. Республика Башлыгы Радий Хәбиров чараны оештыручыларга олы җыенны Башкортстан башкаласында үткәрергә карар кылуы өчен рәхмәт белдерде. - Сезнең хәрби хезмәтегез өчен ихтирам сүзләрен белдерәм. Без форумның уңышлы эшләве өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга тырыштык. Республика СВОда катнашучыларга ярдәм итү үзәкләре челтәрен актив үстерә, бу Уфаны мондый очрашулар өчен уңайлы мәйданчык итә, - диде төбәк җитәкчесе. - Респу

Башкортстанда СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыеннары бара.

Чарага 200гә якын кеше җыелды, алар – бөтен илдән СВО ветераннарының төбәк ассоциацияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре. Балтач районыннан биредәге форумда СВО ветераны һәм район Хакимияте башлыгы киңәшчесе Илсур Хафизов та бар. Районга Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең яңа “коралларын” алып кайту өчен фикер алышуларда актив катнаша.

Ике көнлек җыенда катнашучылар иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклаша, хәрбиләрне иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алыша.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров чараны оештыручыларга олы җыенны Башкортстан башкаласында үткәрергә карар кылуы өчен рәхмәт белдерде.

- Сезнең хәрби хезмәтегез өчен ихтирам сүзләрен белдерәм. Без форумның уңышлы эшләве өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга тырыштык. Республика СВОда катнашучыларга ярдәм итү үзәкләре челтәрен актив үстерә, бу Уфаны мондый очрашулар өчен уңайлы мәйданчык итә, - диде төбәк җитәкчесе. - Республикабызның берничә дистә мең кешесе махсус хәрби операциядә катнаша. Фронттан 3 меңләп кеше кайтты: аларның 76 проценты эшкә урнаштырылды, 80 проценты диспансерлаштыру узды. Һәм без аңлыйбыз, кайтучылар күп булачак әле. Төбәк хакимиятенең аларга һәрьяклап ярдәм итү өчен вәкаләтләре һәм ресурслары бар. Әмма сезнең ярдәмегездән башка без нәтиҗәле хәл итә алмаган мәсьәләләр дә бар. Яугирләрнең күңелләрендә барган процессларның тирәнлеген хәрби иптәшләреннән яхшырак беркем дә аңламаячак.