Найти в Дзене
Услон.РТ

Балалар китапханәсендә интернетсыз көнне билгеләп үттеләр

Халыкара Куркынычсыз интернет көне ел саен февральнең икенче сишәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне балалар өчен «Цифрлы ликбез» куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Балаларга интернет - ул даими рәвештә гаҗәеп тизлек белән тулылана торган мәгълүмат базасы, ул интернет булган дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан һәркемгә ачык. Интернетта кызык һәм куркынычсыз булырга тиеш. Ләкин моның өчен берничә төп кагыйдәне белергә кирәк. Шулай ук укучылар кырыгалдарлар кулына ничек эләкмәскә, үзеңнең телефонны, ноутбук, компьютерны вируслардан һәм үз мәгълүматларыңны ничек сакларга, социаль челтәрләрнең һәм тулаем интернетның файдасы һәм зыяны турында белделәр. Әңгәмә барышында балалар табышмакларга җаваплар таптылар, «Комплимент әйт», «Кәеф», «Парлар» уеннары уйнадылар, күңелле ребуслар чишәргә өйрәнделәр һәм пазллар җыйдылар.

Халыкара Куркынычсыз интернет көне ел саен февральнең икенче сишәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне балалар өчен «Цифрлы ликбез» куркынычсызлык дәресе үткәрелде.

Балаларга интернет - ул даими рәвештә гаҗәеп тизлек белән тулылана торган мәгълүмат базасы, ул интернет булган дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан һәркемгә ачык. Интернетта кызык һәм куркынычсыз булырга тиеш. Ләкин моның өчен берничә төп кагыйдәне белергә кирәк. Шулай ук укучылар кырыгалдарлар кулына ничек эләкмәскә, үзеңнең телефонны, ноутбук, компьютерны вируслардан һәм үз мәгълүматларыңны ничек сакларга, социаль челтәрләрнең һәм тулаем интернетның файдасы һәм зыяны турында белделәр. Әңгәмә барышында балалар табышмакларга җаваплар таптылар, «Комплимент әйт», «Кәеф», «Парлар» уеннары уйнадылар, күңелле ребуслар чишәргә өйрәнделәр һәм пазллар җыйдылар.