Күңелләрне кузгата торган тарихи фото. Кемнәр исән, кемнәр юк инде... 📷 Уртада (беренче рәттә сулдан өченче) “Власть советов” совхозы директоры Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. Гомер буе совхозда эшләгән Тәнзилә Миңнуллина: “Бу 86-87нчы еллар булырга тиеш, - дип сөйләде. – Хәтерем ялгышмаса, Миннәхмәт Рәисович безгә совхоз директоры булып 1985 елда килде. Фотода сыер савучылар. Савымчылар җәйге лагерьга күчкәч, беренче көнне шулай җыелып алалар иде. Ул вакытта минем төрле эштә эшләгән чак. Шуннан мине Миннәхмәт Рәисович чакырып алды, эшли торган кеше безнең үзебезгә дә кирәк дип, ат җигеп, хуҗалыклардан сөт җыярга куйды”. Авыл башы Тәлига апа кызы Алсу Сөләйманова шулай ук гомер буе авылда яши. Фотода икенче рәттә сулдан дүртенче. Ире Мөнир, улы, килене, оныклар белән бергә яшиләр. “40 еллап гомер кай арада узып киткән!”, - дип аптырый. Уза шул...
Айван авылының социаль челтәрләрдәге “Авылдашлар” төркеменә авылдашыбыз Рәүф абый кызы Равия апа Баһаветдинова менә шундый матур фото куйды
12 февраля12 фев
~1 мин