Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Райондашыбыз Тәскирә Кашапова газеталарга язылып, 100 мең сум акча отты

Кичә «Татмедиа»да «Язылган өчен 100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр!» акциясендә бүләкләр откан абунәчеләрне тәбрикләделәр. Акциядә Татарстан һәм Башкортстаннан, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан 691 укучы катнашкан. Төп призны, 100 мең сумны, райондашыбыз Тәскирә Кашапова алды. Котлыйбыз! Кызганыч, бүләкләү чарасына Тәскирә апа үзе бара алмады. Чарада аның оныгы Зөһрә катнашты. - Әбием, «Хезмәт», «Шәһри Казан. Язмыш» газеталарын алдыра. Вакытлы матбугатны бик яратыйм укый. 100 мең отуы турында хәбәр килгәч, берара ышанмый да торды. Әбием бик шат. чараны оештыручыларга бик зур рәхмәт!», – диде оныгы. Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Райондашыбыз Тәскирә Кашапова газеталарга язылып, 100 мең сум акча отты

Кичә «Татмедиа»да «Язылган өчен 100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр!» акциясендә бүләкләр откан абунәчеләрне тәбрикләделәр.

Акциядә Татарстан һәм Башкортстаннан, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан 691 укучы катнашкан. Төп призны, 100 мең сумны, райондашыбыз Тәскирә Кашапова алды. Котлыйбыз!

Кызганыч, бүләкләү чарасына Тәскирә апа үзе бара алмады. Чарада аның оныгы Зөһрә катнашты.

- Әбием, «Хезмәт», «Шәһри Казан. Язмыш» газеталарын алдыра. Вакытлы матбугатны бик яратыйм укый. 100 мең отуы турында хәбәр килгәч, берара ышанмый да торды. Әбием бик шат. чараны оештыручыларга бик зур рәхмәт!», – диде оныгы.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали