Синоптиклар билгеләвенчә, алдагы көннәрдә -1 градуска кадәр җылыта. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 12 февральдә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, урыны белән көчле. Көндез температура -9, -14 градус тәшкил итәчәк. Җомга көнне, 13 февральдә,кндез кар явуы, буран булуы көтелә. Җил көньяктан уртача, төньяктан көчле. Термометр баганалары төнлә -12,-17, көндез -4, -9 градус, көньяк-көнчыгыш районнарда төнлә -18,-23, көндез -8,-13 градус күрсәтәчәк. Шимбә көнне, 14 февральдә, шулай ук кар явуы көтелә, көчле буран булуы ихтимал. Җил көньяктан уртача. Төнлә -8,-13, көньяк-көнчыгышта -15,-20, көндез -1,-6 градус тәшкил итәчәк.