Найти в Дзене
Кряшены

💥Вадим Захаров: «Төрле форматлы радиолар булырга тиеш

» 📻«Китап» радиосының 5 еллык юбилей концерты узды. Анда Татарстанның халык артисты Вадим Захаров та чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты 🎤Вадим Захаров та «Китап» радиосында 📖шигырьләр тыңларга ярата икән: «Шигырьләр тыңларга яратам, ләкин үземнең укып караганым юк, чакырсалар, бик теләп ризалашыр идем. Яраткан радиом бар дип әйтәсем килми, мин бөтенесен дә тыңлыйм, кәефкә карап. Нинди җыр тыңлыйсы килүгә, стиленә карап. Төрле форматлы радиолар булырга тиеш дип саныйм. Мин үзем дә шигъри җанлы кеше. Яраткан шагыйрьләрем — Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабаев. Хәзер җырның сүзләренә, мәгънәсенә болай да игътибар бик аз бит. Башка «әйберләргә» карыйлар, элеккеге «худсоветлар» булган шикелле ниндидер идарә булса, әйбәт булыр иде. Без ул заманга эләкмәдек, шуңа күрә артык әйтә дә алмыйм. Шулай да хәзер иләктән бераз иләсәләр әйбәт булыр иде», – дип сөйләде ул. @tuganaylar_2002

💥Вадим Захаров: «Төрле форматлы радиолар булырга тиеш»

📻«Китап» радиосының 5 еллык юбилей концерты узды. Анда Татарстанның халык артисты Вадим Захаров та чыгыш ясады.

Татарстанның халык артисты 🎤Вадим Захаров та «Китап» радиосында 📖шигырьләр тыңларга ярата икән:

«Шигырьләр тыңларга яратам, ләкин үземнең укып караганым юк, чакырсалар, бик теләп ризалашыр идем. Яраткан радиом бар дип әйтәсем килми, мин бөтенесен дә тыңлыйм, кәефкә карап. Нинди җыр тыңлыйсы килүгә, стиленә карап. Төрле форматлы радиолар булырга тиеш дип саныйм. Мин үзем дә шигъри җанлы кеше. Яраткан шагыйрьләрем — Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабаев. Хәзер җырның сүзләренә, мәгънәсенә болай да игътибар бик аз бит. Башка «әйберләргә» карыйлар, элеккеге «худсоветлар» булган шикелле ниндидер идарә булса, әйбәт булыр иде. Без ул заманга эләкмәдек, шуңа күрә артык әйтә дә алмыйм. Шулай да хәзер иләктән бераз иләсәләр әйбәт булыр иде», – дип сөйләде ул.

@tuganaylar_2002