Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

1962нчы елларда Богдан авылында кошчылык фермасы эшләгән

Бу фермада ун бала тәрбияләп үстергән Нәкыя һәм Тәүзих Гыйләҗевлар көч салган. Тавыклар асралган фермага 1962 елның 31нче декабрендә эшкә килә Гыйләҗевлар. Дүртенче балалары Хәнүскә ул вакытта биш ай була. Ана кеше җаваплы эшкә тотынганда сабыйны каенанасы алып кала. Фермада барлык эшләр кул көче белән башкарыла. Ат чанасына бочка утыртып күлдән су ташыйар, бодайны тегермәндә тарттыралар, кычыткан чабып алып кайтып аны кайнар суда парлап тавыкларга эчерәләр, сөяк яндырып, бәрәңге пешереп бирәләр. Он җитмәгәнлектән бәрәңгегә агач оны (опилка) кушып ашаткан чаклары да була. 3000 баш тавыкты карап, планны үтәр өчен күп көч сала алар. Гыйләҗевлар эшкә башлаганда фермада электр булмый. Ферманы яктырту өчен керосин лампасы кулланалар. Дәвамы - сайтта...

1962нчы елларда Богдан авылында кошчылык фермасы эшләгән.

Бу фермада ун бала тәрбияләп үстергән Нәкыя һәм Тәүзих Гыйләҗевлар көч салган.

Тавыклар асралган фермага 1962 елның 31нче декабрендә эшкә килә Гыйләҗевлар. Дүртенче балалары Хәнүскә ул вакытта биш ай була. Ана кеше җаваплы эшкә тотынганда сабыйны каенанасы алып кала.

Фермада барлык эшләр кул көче белән башкарыла. Ат чанасына бочка утыртып күлдән су ташыйар, бодайны тегермәндә тарттыралар, кычыткан чабып алып кайтып аны кайнар суда парлап тавыкларга эчерәләр, сөяк яндырып, бәрәңге пешереп бирәләр. Он җитмәгәнлектән бәрәңгегә агач оны (опилка) кушып ашаткан чаклары да була.

3000 баш тавыкты карап, планны үтәр өчен күп көч сала алар. Гыйләҗевлар эшкә башлаганда фермада электр булмый. Ферманы яктырту өчен керосин лампасы кулланалар. Дәвамы - сайтта...