Гыйнвар аенда барлык авыл җирлекләрендә дә халык белән очрашулар узды. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов үзенең отчет чыгышында эшчәнлекнең барлык якларына да тукталды. Олы Кайбыч авылы- район үзәге. Шуңа да монда башкарылган эшләр дә күбрәк, дәүләт программалары буенча да төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу җирлеккә дүрт авыл — Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Афанасьевка, Симәки авыллар керә. Район башлыгы, Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә тукталды. "Быел Кайбыч оешуның 35 еллыгын билгеләп үтәбез. Без бу тантанага зур уңышлар белән киләбез. Кайбыч оешканан бирле сөт саву күрсәткечен 100 тоннага җиткерү турында хыялландык. Узган ел ахырында без, ниһаять, макатыбызга ирештек. Бүгенге көндә 130 тонна сөт җитештерәбез. Район буенча уртача хезмәт хакы 66 мең сум булса, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ул 86 мең сумнан артып китә. Авылда кайчан хезмәт хакының шулай югары булганы бар иде соң? "Август