Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

🛷 🦊Төлке белән бергә чана шуабыз! Күңелле

! 👍 Матур төлке! Курыкмый да, таудан шуып төшкән яшүсмерләргә таба атлый. Туктап, башта карап торды. Берәр тәмле нәрсә өмет иттеме. Аннан, кычкыргач кына кирегә йөгерде... ❗️ Бер дә аптырыйсы юк, хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов әйтмешли, кайда булсын инде ул төлке, ул үз территориясендә яши, без килеп кердек аның территориясенә... Төлке ояларына дәү-дәү йортлар салып куйдылар да, хәзер төлке күргәч каравыл кычкыралар... 🥐 Әмма монда яшүсмерләр куркып калмаган, рәхәтләнеп чана шуалар, кесәләрендә тәмле әйбер булса бирәләрдер дә әле. Алай булмаса, төлке алар янына нәрсәдер өмет итеп килмәс иде. Чана шуган тауда да иснәнеп йөри бит ул. Тәмле ризык өмет итеп...

🛷 🦊Төлке белән бергә чана шуабыз! Күңелле!

👍 Матур төлке!

Курыкмый да, таудан шуып төшкән яшүсмерләргә таба атлый. Туктап, башта карап торды. Берәр тәмле нәрсә өмет иттеме. Аннан, кычкыргач кына кирегә йөгерде...

❗️ Бер дә аптырыйсы юк, хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов әйтмешли, кайда булсын инде ул төлке, ул үз территориясендә яши, без килеп кердек аның территориясенә... Төлке ояларына дәү-дәү йортлар салып куйдылар да, хәзер төлке күргәч каравыл кычкыралар...

🥐 Әмма монда яшүсмерләр куркып калмаган, рәхәтләнеп чана шуалар, кесәләрендә тәмле әйбер булса бирәләрдер дә әле. Алай булмаса, төлке алар янына нәрсәдер өмет итеп килмәс иде. Чана шуган тауда да иснәнеп йөри бит ул. Тәмле ризык өмет итеп...