❄️❄️❄️ Бүген Татарстан территориясендә болытлы һава торышы хөкем сөрәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге. 🌬Республика районнарының кайбер өлешләрендә аз күләмдә кар явачак, буран булуы ихтимал. Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыш юнәлешеннән секундына 6–11 метр тизлек белән исәчәк, ә урыны белән аның көче 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 💨 һава температурасы −9…−14 градус чикләрендә булачак, ә Татарстанның көнчыгыш районнарында −18 градуска кадәр суыту көтелә.