🔶Студентлар укучыларга үзләренең уку йортлары, студент тормышының кызыклы мизгелләре, буш вакытларын ничек уздырулары һәм булачак һөнәрләре турында уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Укучыларны кызыксындырган сораулар күп булды һәм кунаклар аларның берсен дә җавапсыз калдырмады. 🔶Очрашу азагында студентлар укучыларга мөһим киңәшләрен бирделәр: булачак һөнәр сайлауга җаваплы карарга, кирәкле имтиханнарга алдан ук әзерләнергә, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә үз көчләрен сынап карарга. 🔶Мондый очрашулар укучылар өчен бик мөһим. Алар югары уку йортлары турында кирәкле мәгълүмат ала, студент тормышы белән таныша һәм киләчәктә дөрес юл сайлау өчен төпле адымнар ясый ала. Бу - аларның киләчәккә юлларында зур этәргеч!